Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда “Әл-Җәзирә” операторы иреккә чыгарылды


Әфганстанда “Әл-Җәзирә” операторы Мөхәммәд Надыйр иреккә чыгарылды.

Катарда урнашкан гарәп телле телевидение ширкәте хезмәткәре Талибан файдасына эшләүдә шикләнелеп Кандаһарда кулга алынган иде. Аның белән бергә тынычлык саклау коалициясе “Әл-Җәзирә” ширкәтенең тагын бер операторы һәм җирле телевидение каналының бер хәбәрчесе тоткарган иде.

Әфган мәгълүмат чаралары һәм хокук яклаучылар кулга алуларга протест белдерде.

Президент Хәмид Карзаи журналистларны кичекмәстән чыгарырга чакырды.

XS
SM
MD
LG