Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим Хәсәнов язучылар берлегенә кергән


Рим Хәсәнов
Рим Хәсәнов

Күренекле композитор Рим Хәсәнов тормышында чираттагы истәлекле вакыйга: ул Русия язучылар берлеге әгъзасы булды.

Халкыбызның талантлы улы һәр яклап та булган шәхес шул. Элекке елларда ул шигырьләр дә яза иде. Шул шигырьләренә үзенең искиткеч матур көйләрен дә язып, җырлары халык арасында да киң таралды һәм танылды. Ә соңгы елларда атаклы моңсарыбыз драма әсәрләре язып та дан ала башлады.

Рим әфәнде Русия Язучылар берлегенә керүгә гариза тапшырганда, үз әсәрләренә бәя алу өчен, танылган әдипләргә үзенең ике пьесасын тәкъдим иткән булган һәм аларның икесе дә югары бәя алган. Шулай итеп, олуг талант иясе бертавыштан, Мәскәү язучылары оешмасында Русия язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителгән.

“Әлеге шатлыклы вакыйга миңа киләчәктә үз әсәрләремне матбугат басмаларында һәм китап итеп бастырып чыгаруга дәрт өстәде, - ди Рим Хәсәнов. – Иншалла, пьесаларым зур сәхнәләргә дә менә башлар. Әмма минем өчен ул да бик мөһим түгел. Мин һәрчак эзләнүдәге иҗат кешесе. Илһамлы тормышымда тагын да бер җиңүгә ирешүемә шатмын”.

Рим Хәсәнов чынлап та тынгысыз иҗади эзләнүләр юлындагы күркәм шәхес. Танылган җырчы Алсуга татар телендә аерым альбом чыгаруда ярдәм итүе белән дә танылды ул. Ә узган елда Камал театрындагы спектакль өчен көйләр язып, андагы иҗади төркем эчендә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дә лаек булган иде.
XS
SM
MD
LG