Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финнар Универсиада төзелешләрендә дә катнашырга тели


Финляндиянең бизнес вәкилләре Татарстан сәнәгать ширкәтләре вәкилләре, төрле министрларның урынбасарлары белән очрашты. Һәр як та үз мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Финляндия сәнәгате конфедерациясе башлыгы, Rautaruukki Oyj ширкәте президенты Sakari Tamminen әйтүенчә, Русиядә икенче шәһәр итеп Казанга килү аларның күңелләренә хуш килгән.

“Соңгы 20 ел эчендә ике арада сәүдә гел үсеп торды. Безнең фин компанияләренә ышаныч белдерүегезне югары бәялибез”, ди Таmminen.

Фирая Сабирова
Фин ягы сөйләшүләрнең озак вакытлы һәм эшлекле килешүләргә әверелүен тели. “КамАЗ”да, Татарстанның нефтехимия тармагы үсешендә, 2013 елгы Универсиада уңаеннан спорт проектларында да катнашасы килгәнен әйтә.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Власов сүзләренчә, 2009 елда гына ике арада сәүдә үсеше әзрәк туктап торган. 2010 елның беренче яртысында 153 миллион $га җиткән.

2000 елдан бирле Татарстан-Финляндия сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге төркеме эшләп килә. Алар 8 тапкыр очрашып сөйләшкәннәр инде. Соңгы утырыш быелның 4 февралендә булган. Әлеге очрашуларда сәнәгатьнең төрле өлкәләренә кагылган мәсьәләләр, мисал өчен, энергияне саклау һәм торак төзелешенә кагылган планнар да тикшерелә.

Власов фин җиһазлары куелган торба ясау ширкәтен, Казансу буенда торак төзүче фин ширкәтен, Казанга тимердән ясалган төзелеш материалларын җибәреп торган фин ширкәтен һәм башкаларны да атады.

Фин бизнесы вәкилләре утырган өстәл артында чыгышлары белән Татарстаннан булганнар да бар иде. Аларның берсе Фирая Сабирова. Ул “АВА-Казан” ширкәтенең җитәкчесе.

Баш фатиры Финляндиядә булган хатын-кызларга медицина хезмәте күрсәтү үзәген Казанда да ачарга телиләр. Сабирова сүзләренчә, Татарстан һәм Финляндия арасындагы бу уртак ширкәт – уңышы булган зур перинаталь үзәк киләсе елда Казанда да ачылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG