Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вконтакте: Республика җитәкчеләрен ничек атарга?


Азатлык радиосының Вконтакте челтәрендәге төркемендә инде берничә ай “Русиянең милли республикалар җитәкчеләре ничек аталырга тиеш” дигән сораштыру бара. Күп кенә кеше анда үз фикерен калдырып киткән.

Тавыш бирүдә барлыгы 40 кеше катнашкан. Тавыш бирүчеләрнең күпчелеге (80%) президент атамасын калдыру яклы. Ике кешегә башка вариантлар ошаса, алты кеше өчен артык аермасы юк.

Фикер алышу битендә түбәндәге фикерләрне күреп була:

“Әлбәттә, бездәге президент шул ук обком секретаре яки губернатор инде ул... Тик җисеме булмаса да, исеме калсын инде...”

“Чечняның болай да проблемалары җитәрлек. Террор, талау, коррупция... Шуларны хәл итсен иде ул Әхмәт баласы, исем алыштырып, күзгә төтен җибәреп утырганчы.”

“Илдә бер президент булырга тиеш дип уйлыйм - нәкъ Америкадагы кебек.”

“Булса булсын, әмма Татарстанда алайса хан яки каган булырга тиеш!”

“Чечен халкы, татардан аермалы буларак, беркайчан да олуг мәмләкәтнең нәрсә икәнен белмәгән, зур империялар төзеп хакимлек сөрмәгән халык.”
Күргәнебезчә, фикерләр төрле, ләкин, иң мөһиме, бу – халык фикере. Киләчәктә, Татарстан җитәкчесе исемен алыштыру мәсьәләсе кискен баскач (якынча 2012 ел), халыктан сорамый гына үзгәртмәсеннәр иде дигән теләктә калыйк.

Хәзерге вакытта Азатлык радиосының Вконтакте челтәрендәге төркемендә яңа фикер алышу ачылды. “Милли республикалар бетерелерме?” дигән сорауга җавап бирергә сезне дә чакырабыз. Тавыш бирүдә катнашыгыз, үз фикерләрегезне калдырыгыз.

Рашат Якупов
КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетының 1нче курс студенты
XS
SM
MD
LG