Ирландия башкаласында дистәләгән мең кеше хакимиятләрнең салымнарны арттыру һәм дәүләт хезмәткәрләренең эш хакларын киметү планнарына каршылык белдереп урамнарга чыкты. Бу кыскартулар Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондыннан ярдәм акчалары бирелү өчен шарт дип куелды.
Ирландиянең һөнәр берлекләре конгрессы урам җыенында 50 меңләп кеше катнаша, дип хәбәр итте.
Парламентта тавышка куелачак бюджет өлгесендә хөкүмәт киләсе дүрт елда дәүләт чыгымнарын 6 миллиард долларга кыскартырга һәм салымнарны арттырып өстәмә 2 миллиард доллар җыярга ниятли.
Мондый бюджет халыкара оешмалардан 113 миллиард долларлык кредит алыр өчен кирәк.