Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Польшага Катынь турында яңа мәгълүматлар тапшырды


Русия 1940 елда поляк хәрбиләрен атып үтерү турында озак еллар сер итеп сакланган мәгълүматләрнең тагын бер өлешен Польшага тапшырды.

6-7 декабрь көннәрендә Русия президенты Дмитрий Медведев Польшага бара. Сөйләшүләр вакытында Катынь турында да сүз булачак, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Ноябрь ахырында Дәүләт Думасы “Катынь фаҗигасе һәм корбаннары” турында резолюция кабул итте. Анда поляк хәрбиләре Сталин фәрманы белән атып үтерелгән, диелгән.
XS
SM
MD
LG