Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:23

Мәскәүдә тагын бер яңа мөфтият оешты. Аның башкарма идарә җитәкчесе - Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали хәзрәт Хуҗин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


Хәзрәт, бу яңа мөфтияткә кемнәр керә? Кем аны җитәкли һәм оешма үзалдына нинди максатлар куя?

Бу Бөтенрусия мөфтияте дип аталучы оешма чәршәмбе Мәскәүдә теркәлде. Аны теркәүчеләр Ставрополь, Пермь крае, Урал, Мордовия республикасы мөфтияте һәм Рязань мөселманнары дини оешмасы. Мөфти булып Ставрополь мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Рәхимов тора.

Максатларга килгәндә, безнең илебездә инде бер елдан артык мөселманнарны бер оешмага берләштерү турында сүз бара. Әлегә кадәр бу ниндидер практик эш белән беркетелмәде, моңа кадәр булган оешмаларның җитәкчеләре бер-берсенә портфель бүлеп: “Син фәлән кабинетка утырасың, синең дәрәҗәң шундый, минеке мондый исемдә була” дип Крылов мәсәлендәге шикелле квартет ясап маташканга охшады. Бүген Русиядә дистәләгән Диния нәзарәтләре, мөфтиятләр бернинди бу федераль оешмаларга керми. Шулар берләшеп, төбәктәге булган тәҗрибәне кулланып аны бер-беребез белән уртаклашып, таркау булган мәхәлләләрне шушында берләштереп, үзебезнең эшләгән эшләребезне күрсәтеп, ризалык белән берләштерүгә чакыру максатыннан оештык.

Башка мөфтиятләрдән сезнең оешма нәрсәсе белән аерылачак?

Иң беренчедән, бу оешма ассоцированный әгъзалык, димәк “моннан чыкмыйсыз, безгә генә буйсынасыз, әйткән указларыбызны үтисез” дип баганага бәйләп кую белән түгел, ә ирекле хәлдә эштә катнаша алалар. Аннары бүгенге көндә оешманы оештыручылар дүрт федераль бүлгегә керә. Безнең максатыбыз Кавказда яшәгән мөселманнар да, Русия эчендә яшәгән мөселманнар да мәзхәбләр аерымлыкларына игътибар итмичә дәүләт, конфессия ара аралашуны яңа дәрәҗәгә күтәреп берләшеп эшләү. Русиядә элек инкыйлабка кадәр булган дини мәктәпләрнең ысулын, китаплар мәсьәләсен яңадан карау, ягъни чит илдән - гарәп түгел, ә үзебезнең ата-бабаларыбыз калдырган мирасыбызны халыкка кайтару. Шулай ук мәчетләр төзегәндә, дини эшләр алып барганда хөкүмәт оешмалары, башка дин әһелләре, халык белән талашып-ызгышып түгел, ә аңлашу юлы белән эшебезне алып барырга дигән тезисларны алга куябыз.

Димәк, Равил Гайнетдин, Тәлгать Таҗетдинга караган кайбер оешмалар да сезгә керәчәк булып чыга?

Без андый максатны куймыйбыз. Шул ук вакытта үзебезнең ишекләребезне һәр оешмага да ачык дип әйтәбез. Иң мөһиме әле бүгенге көндә Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, яисә Кавказда эшли торган мөфтиятләргә үзебезне каршы куеп түгел, ә шушы укыту, матбугат системасын бер кысаларга китерү максаты белән берләшүгә килү. Безнең ниятебез: бәлкем ун, бәлкем егерме елдан Русиядә бер мөфтият булдырып, бер мөфти сайлау дәрәҗәсенә китерү.

Сез әйттегез, бу оешмага Рязаньнан да мөселман оешмасы керә дидегез. Анда белүемчә, "Нур" һәм Рязань мөхтәсибәте бар. Алар икесе дә Гайнетдинга карыйлар...

Юк, анда 2010 елда төзелгән яңа оешмалар бар. Аның берсе “Иман” дип атала. Менә шушы оешмалар керделәр. Бу әле яңалар шуңа Равил Гайнетдинга кергәннәр түгел.

Беренчел эшләрне ничек күзаллыйсыз?

17-18 декабрьдә Пермь шәһәрендә ислам икътисады һәм инвестицияләренә багышланган форум үткәрелергә тиеш. Анда без шушы эшне алып баручы төрле белгечләр белән күрешергә тиешбез, семинар оештырабыз. Аннан соң Мәскәүдә үзебезнең үзәкне ачып шәһәр хөкүмәте белән җир алып мәчет салу хакында сөйләшү алып барабыз. 2011 ел башлануга тагын бер олы максатыбыз - Голәмаләр мәҗлесе оешмасын төзү. Менә хәзер төрле авыл, район мәхкәмәләре ислам диненә кагылышлы булган китапларга тыюлар кертә. Аны инде берничек тә тәртипле бара дип аңлатып булмый. Шушы дини әдәбиятка экспертиза ясау, аңа бәя бирү, исемлекләр төзү, бәлкем ярамаган китаплар исемлеген чынлап торып төзү яки мөселманнарга тәкъдим ителгән китаплар исемлеген булдыру кирәктер. Әлеге агарту-укыту системасын торгызу эшләре шушы көндә үк кузгалып китәчәк.

Максатларның берсе Мәскәүдә мәчет төзү дидегез. Белүебезчә бу анда зур проблемаларга очрый. Моны ничек хәл итәргә җыенасыз?

Мин аны алай зур проблема дип әйтмәс идем. Чөнки соңгы елларда Мәскәү хөкүмәте Равил Гайнетдин җитәкләгән оешмага сигез урында җир биреп карады. Аның берсендә дә мәчет төзелмәде. Соңгы тапкыр Мәскәүдә салынган мәчет ул Отрадная бистәсендә эшкуар Рәшит Баязитов тарафыннан салдырылган мәчет комплексы булды. Башка урыннарда мәчет салулар бер дә булмады дияргә мөмкин. Аннан тыш Мәскәү янында Троице-Сергиева Лавра шәһәрендә талашып клуб мәчет салдылар. Күпмедер узгач аны тота алмыйбыз, сатабыз дип чыктылар. Менә шушындый аңлашылмаган адымнар Гайнетдин җитәкләгән оешма тарафыннан булды, әмма бүген җирле халык белән матур иттереп сөйләшеп, башка дин әһелләре белән аңлашып, Мәскәү җитәкчелеге белән яхшылап киңәшеп эш алып барганда җир бирү, мәчетләр салу мәсьәләсен хәл итәргә мөмкин дип уйлыйбыз.

Җир бирелә, әмма бит гади халык, үтәмилләтчеләр мәчет төзелешенә каршы чыга. Сез моны ничек хәл итәргә уйлыйсыз?

Бер көндә, бер сәгатьтә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Төбәкләргә килгәндә, хәтта мөселманнар аз яшәгән шәһәрләрдә дүртәр-бишәр мәчетләр салынды. Җирле халык та, такырбашлар да, шовинист милләтчеләр дә каршы чыкмады. Дин-ара диалог дигән төшенчә бар. Аны ачык итеп алып барырга кирәк. Бер-береңне алдап, артында йодрык күрсәтеп йөрү әлбәттә яхшылыкка алып бармый. Аннары соңгы Корбан бәйрәме вакытта бу Олимпийскийда үткәрелгән мәчет янында дистәләгән мең кеше урамда җыелды. Алар трамвай юлларын каплады. Хәтта анда эшли торган кешегә машина, трамвайда түгел, җәяү дә эшкә барып җитә алмау кыенлыклары тудырдылар. Әлбәттә бу Мәскәү мөфтиятенең эшләрне дөрес итеп оештыра белмәүнең күрсәткече, чөнки башка җирдә урыннар яллап бәйрәм намазларын оештыру мөмкин булыр иде, әмма аның урынына флешмоб шикелле иттереп халыкны җыю, автобуслар белән гастарбайтерлар китерү һәм Олимпиский янын тутырып демонстрация ясаудан ни файда? Әлбәттә бу гамәл белән ислам диненә, мөселманнарга карата каршылык кына тудырдылар. Минемчә, андый адымнар ясамаска иде. Дөресен әйткәндә, илебез хөкүмәте, төбәк җитәкчеләре дә мөселманнарның дини хокукы барлыгын аңлыйлар һәм бөтен җирдә ярдәм итәләр. Кешечә эшләгән сурәттә Мәскәүдә дә ярдәм итәрләр иде.

Мөселманнар бит чарасызлыктан бәйрәм намазларын урамнарда укый...

Бернинди дә чарасызлык түгел, ә мөфтиләрнең наданлыгы. Моннан 15-20 ел элек намаз укырга урыннар бөтенләй бармак белән санарлык иде. Ләкин мәдәният йортларында, стадионнарда урыннар алып намазлар үткәрелде һәм анарда беркем дә егылып үлмәде. Монда да шушы эшләрне алдан әзерләп оештырырга мөмкин булыр иде. Ләкин бу илдә яшәгән алар хөкүмәт җитәкчеләренә: “менә карагыз, күрегез, безгә мөселманнарга җирләр бирмиләр, кысалар, намаз урыннары, мәчетләр җитми” дип каршы куялар. Уйлап карасаң 50 мең кеше керешле мәчет салу Русиядә шулай ук мөмкин түгел инде. Аны бит җылытырга, тотарга кирәк. Көндә бит намазга 50 мең кеше йөрми. Хәзер модуль нигезендә салынган мәчетләр бар. Безнең илдә дә бар болар. Аларны инде әллә кайчан эшләргә булыр иде. 20шәр мең кеше сыярлык мәчетләр салабыз дип хыялланып йөрү, миллиард-миллиард сум акчалар тоту... исраф белән шөгыльләнергә кирәкми. Теләгән кешегә бүген намаз укырга урыннар бар. Мөмкинлек тә бар. Хөкүмәт кешеләреннән килеп сораган хәлдә авызга китереп тондырмыйлар. Әйтик берничә ел элек Пермьдә дә Корбан чалырга урыннар булмыйча проблемнар чыкты. Халык корбанлыкны шәһәр уртасына алып килеп мәчет янында чалдылар һәм ул ризасызлык тудырды. Шәһәр уртасында сарык суеп яту коточкыч хәл бит инде. Хәзер ул тәртипкә салынды. Хөкүмәт оешмалары җир бүлде, урын билгеләнде, меңләгән сарык көтеп тора... Мәчеттән намаздан чыгуга кеше автобуска утыра да барып корбанлыгын чалып капчыгына тутыра да алып кайтып китә. Бөтенесе тәртиптә. Шушындый ук эшләрне бар җирдә дә башкарырга мөмкин.

Сез Русиядә мәчетләргә җир бирү проблема түгел дидегез. Әмма Воронежда, Рязаньда әлеге нигездә мәхкәмә эшләре барды...

Әлбәттә, җир бирелмәүдә кайсы вакытта объектив, кайсы вакытта субъектив очраклар бар. Кайбер урыннарда яхшылап сөйләшер урында мәхкәмә аркылы, президентка, Страсбургка шикаять итәләр Талашу юлы белән эш алып бармыйлар. Киңәшләшеп эшләргә кирәк. Хәзер урамнар туп-тулы, хәтта җәяү йөрерлек түгел. Шуңа шәһәр читендәрәк, әмма транспорт йөреше өчен уңай булган урыннарны карарга кирәк. Бүген Русиядә җиде мең ярымнан артык мәчет бар. Ә 1990 еллар башында 90га якын гына мәчет бар иде. Шушы елларда төзелгән мәчетләр саны күп бит. Хөкүмәт ярдәме белән ислам дини оешмаларына ярдәм күрсәтү фонды төзелде. Шәкертләр әзерләү, китаплар бастыруга миллионлаган-миллионланган сумнар акча тотыла. Бүген Казанда, Уфада, Дагыстанда ислам университетлары, дистәләгән мәдрәсәләр, 30дан артык урта дини белем бирү оешмалары ачылды. Телевидениеда бәләкәй генә булса да тапшыру бар, әмма зуррагын ачу өчен безнең бөек мөфтиләребез эш алып бармады, гәзитләр чыкмады. Мәчетләребез ачылды.

Әмма әйткәнемчә әлегә Воронеж, Рязань һәм тагын кайбер төбәкләрдә мәчетләр юк бит?

Cалсыннар, кем кушкан салмаска, әмма талашып түгел. Алар беренче үзләренең белдерүләрендә: “менә урысларга бирделәр, безгә дә бирегез, шуннан да ким булмасын” дип капма-каршы фикер белән чыгалар. Мәсьәләне алай куярга кирәкми, кеше төсле куйсыннар. Украинада, Латвиядә, Литвада, Эстониядә, Польшада мәчет салынып ятканны Воронежда нишләп салынмасыннар - салыныр. Үзләрен-үзләре хөкүмәткә, җәмгыятькә, башка дин әһелләренә каршы куймасыннар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG