Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирле үзидарәләр елга йомгак ясады


21 декабрь көнне Казанда муниципаль берәмлекләр Шурасының V корылтае уздырылды. Җыелышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иң яхшы авыл һәм шәһәр җирлекләренә машиналар тапшырды.


Бүгенге көндә Татарстанда 989 муниципаль берәмлек исәпләнә. Боларның 906сы авыл җирлегендә, 38е шәһәр, 43е район һәм 2се шәһәр бүлгесенә карый.

Шураның быел соңгы җыелышы булган чарада оешма җитәкчесе – Чирмешән районы башлыгы Минсәгыйт Шакиров 2010 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады. Аның сүзләренчә, муниципалитетлар эшчәнлегендәге төп проблемнарның берсе – тикшерү органнарының көчле басымы һәм планлаштырылган эшләрне үтәп чыгу өчен финанс чыганакларының аз булуында.

“Иң әһәмиятлесе – мөгезле эре терлекләр санын саклап калу”

Җыелышта сүз алган кайбер район җитәкчеләренең чыгышларында авыл җирлекләренең су белән тәэмин ителеш мәсьәләсе кузгатылды. Әйтергә кирәк, бу проблем узган җәй көне күп кенә авылларда үзен бик нык сиздерде.

Республика җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл җирлекләрендәге су мәсьәләсен хәл итү өстендә тиешле чаралар күреләчәк, дип ышандырды.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта авыл җирлекләре авыр хәлдә. Районнарда сәнәгать үсеше 7-8%. Авыл кешеләре өчен хәзерге көндә иң әһәмиятлесе – мөгезле эре терлекләр санын саклап калу.

Мәгариф өлкәсенә тукталып, президент балалар бакчаларының җитешмәвенә игътибарны юнәлтте. Бүген республикада 24 мең кеше балалар бакчасындагы урын өчен чиратта тора һәм бу проблем бер мизгелдә генә чишелә торган мәсьәлә түгел. Моны хәл итү өчен киләсе елдан шәхси эшмәкәрләр махсус програмга җәлеп ителәчәк һәм 2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Президент ышандырганча, республикадагы балалар бакчаларына кытлык 2-3 ел эчендә хәл ителәчәк.

Татарстан президенты сәламәтлек саклау өлкәсендә мәсьәләләрнең чишелеше өчен исә 10 миллиард сумлык федераль програмның республиканы читләтеп үтмәвенә өмет баглый.

Президент республикада проблемлы тармак итеп, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен күрә. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда 3 ел эчендә йортларны капиталь төзекләндерү өчен 21 миллиард сумнан артык акча тотылган. “Әмма бу програмны тәмамлау өчен тагын 30 миллиард сум акча кирәк әле”, диде ул.

Үзидарәнең бурычлары нидән гыйбарәт?

Корылтайда катнашкан Буа муниципаль районы башлыгы Рафаил Әбүзәров җыелышта җирле үзидарәләрнең бурычлары хакында кабат җитәкчеләргә искәртүе турында әйтте:

“Бүгенге чыгышларда да әйтелде, без кешенең тумышыннан алып җеназасына кадәр,
һәртөрле мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә эшләргә тиешбез. Бу эшләрне башкару өчен җирле үзидарәләр үзләренә хуҗа булырга тиеш. Бу җыелышта шуны ассызыклап әйттеләр”.

Җыелышта кабул ителгән карарлар хакында да сөйләде ул:

“Иң әһәмиятле карарларның берсе, бу җыелышта да әйтелгәнчә, эшләгән кешенең кадерен белү кирәклеге турында иде. Шулай ук җирле үзидарә кадрларын хәзерләү, аларны укыту турында сүз барды.

Авыл җирлекләрендә су үткәргечләр сузу, хастаханәләрне, мәктәпләрне төзекләндерү турында да сөйләшенде. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм шул ук вакытта сугыш ветераннарын тораклы итү һәм башка социаль темалар күтәрелде. Безгә шушы юнәлештә эшләргә кушылды һәм чыганаклар булдырылачак дип әйтелде”, ди Буа муниципаль районы башлыгы Рафаил Әбүзәров

Корылтайда Шура кануннарына үзгәрешләр кертелде һәм аның рәисе итеп кабаттан Минсәгыйт Шакиров сайланды.
XS
SM
MD
LG