Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәүдәгәр Гайнетдин Сабитов йортының түбәсе ишелде


Дүшәмбе иртәнге сәгатьләрдә Казанның Тукай урамында урнашкан сәүдәгәр Гайнетдин Сабитовның ике катлы йортының түбәсе ишелде.

Урамның 31 санлы йорты булган бу бина 1904 елда салынган. Анда яшәүчеләр күп мәртәбә йортны төзекләндерүне сорап торак оешмаларына мөрәҗәгать иткән булган.

Бүген түбә ишелүдә зыян күрүчеләр юк. Фатирда яшәүчеләр икенче бүлмәдә йоклаган булган. Йорт түбәсенең тагын бер өлеше ишелергә тора, ди анда яшәүчеләр.

Гыйнвар аенда гына Казанның “Черек күл” янындагы Дзержинский урамында “сәүдәгәр Банарцев номерлары” дип аталган иске бина республикакүләм әһәмияттәге мәдәни мирас, тарих һәм архитектура һәйкәле булуга карамастан, җимерелде.Тегү ширкәте хуҗасы булган сәүдәгәр Банарцев 1880 елда җир сатып алып, 1881 елда Кирмәннән ерак булмаган урында үз вакыты өчен зур булган кунакханә төзегән булган.
XS
SM
MD
LG