Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:54
Соңгы вакытта Татарстанның матбугат чараларында "ваһһабилык" темасына багышланган мәкаләләр, чыгышлар, интервьюлар һәм әңгәмәләр күбәя башлады. Ләкин Русиядә "ваһһабилык" төшенчәсенә әлегә хәтле ачык билгеләмә бирелмәгән булу сәбәпле, бу темага бәйле мәгълүматларда буталчык күзәтелә.

Берәүләр өчен, "ваһһабилар" – ислам идеологиясенә нигезләнеп кораллы сугыш алып баручы бандитлар һәм террорчылар. (Боларына каршы ФСБ һәм МВД структуралары көрәш алып бара).

Икенчеләр өчен, "ваһһабилар" – гарәп илләрендә укып кайткан шәкертләр. (Боларына каршы үз урыннарында утырып калырга теләгән надан муллалар көрәш алып бара).

Өченчеләр өчен, "ваһһабилар" – суфичылыкны, каберчелекне, бидгатьчелекне кабул итмәүчеләр. (Аларга каршы суфий-кубуриләр көрәшә).

Дүртенчеләр өчен, ихлас күңелдән иман китереп, биш вакыт намазларын үтәүчеләр, уразаларын тотучылар – барчасы "ваһһабилар". (Бу очракта "ваһһабилар" белән көрәшүчеләр – кяферләр).

Татарстанда "ваһһабилыкны" тәнкыйтьләүдән һәм аның белән көрәшүдән файдаланып калырга теләүчеләр бик күп. Ә кайбер дин әһелләре өчен "ваһһабилык" белән көрәшү югары дәрәҗәләргә ирешү чарасы булып тора. Ләкин бер нәрсәне онытмагыз: Кавказда "ваһһаби" – кораллы кеше, Татарстанда "ваһһаби" – гыйлемле кеше.

Шунысы үкенечле, мине һәм минем шикелле гаепсез мөселманнарны ваһһабилыкта гаепләүчеләрнең кайберләре үзләре дә дин әһелләре. Аермабыз шунда: безгә гарәп илләрендә гыйлем алырга насыйп булды, ә аларга яхшы гыйлем алу насыйп булмады. Ә бит алар да чит илләргә чыгып укырга теләгәннәр иде, безнең аша документларын да җибәргәннәр иде. Тик нишлисең бит, барысында кабул итеп бетерә алмыйлар күрәсең. Без укыган дәвердә алар эшләделәр, мәчетләрне, мәдрәсәләрне төзекләндерделәр, кешеләрне дингә өндәделәр. Бер сүз белән әйткәндә, тик тормадылар.

Хәзер инде без укып кайта башладык. Аллаһ тәгаләнең рәхмәте белән, гыйлемебез булу сәбәпле, мөселманнар каршында абруебыз арта. Яшьләр дә безгә тартыла. Тик төпле гыйлемгә ирешә алмаучыларның кайберләре бездән көнләшеп, безне дошман урынына күрә башладылар, безгә сугыш игълан иттеләр. Алар безнең дәрәҗәбезне төшерергә, исемебезне пычратырга тырыша, безгә куркыныч тамгалар тагырга ашыга, безгә хокук саклау органнарын өстерә. Шулай итеп алар конкурентларын юк итә һәм үз абруйларын ныгыта. Андый кешеләр турында күренекле дин галимебез Ризаэтдин Фәхретдин болай дигән:

"Үзләренең ачулары килгән кешеләр өстеннән "Падишаһны сүкте", дип шикаять итүчеләр кебек, үзләрен галимнәр җөмләсеннән санаган кешеләр дә, үз фикерләрендә булмаган кешеләрнең һәрберсен ваһһабилык белән гаеп итәләр, һәм шуның аша халык каршында аларның дәрәҗәләрен төшерә алырлар дип өметләнәләр". ("Вакыт", Оренбург 1911 ел).

Ә безнең тату гына эшлисебез, динебезгә хезмәт итәсебез, алган гыйлемнәребезне мөселманнарга ирештерәсебез килә. Мөселманнарның үзара талашулары, нәрсәдер бүлешә алмаулары өммәтебез һәм милләтебез өчен бик зарарлы. Моңарчы булган тынычлыкны саклап калу зарури.

Дөрес, мөселманнар арасында экстремист карашлылар да очрый торгандыр. Ләкин аларның андый булуларының сәбәбе – гыйлемсезлек, наданлык. Гарәп илләрендә укып, яхшы гыйлемнәргә ирешүчеләр арасында миңа экстремистлар очраганы юк әле. Гыйлемле кешенең экстремист булуы мөмкин түгел. Минемчә, гыйлемле кешеләрне юл читенә этеп чыгару дөрес булмас. Аларны, киресенчә, мөмкин булганча файдалану кирәк.

Мулла Фидаил Җаруллаһ
Иске Җөри авылы, Теләче районы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG