Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдулла Гүл: Халык таләпләрен яшереп булмый


Абдулла Гүл (с) һәм Мәхмүт Әхмәдиниҗат
Абдулла Гүл (с) һәм Мәхмүт Әхмәдиниҗат

Иран Төркия белән якынаерга теләгәндә, Әнкара дәүләт башлыкларын халык таләпләренә игътибарлырак булырга чакыра.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Тәһранның Төркия белән сәүдә бәйләнешләрен өч мәртәбә арттырырга һәм ике ил арасындагы барлык сәүдә киртәләрен бетерергә теләвен белдерде.

Әхмәдиниҗат моны Тәһранга килгән Төркия президенты Абдулла Гүл белән очрашудан соң журналистлар алдында әйтте.

Әхмәдиниҗат шулай ук "Тәһран Төркиягә Иранның атом хокукларына карата уңай фикердә булуы өчен рәхмәтле" диде.

Иран атом програмы турындагы халыкара сөйләшүләрнең соңгы өлеше Төркиядә үткән иде.

Әхмәдиниҗат Төркиянең Иран атом програмы турындагы сөйләшүләрдә арадашчы булсын дигән теләк белдерде.

Абдулла Гүл
Гүл исә Якын көнчыгыш илләрендәге халык күтәрелешләренә үз бәясен биреп: “Бу яңа тәрәккыят алай ук көтелмәгән хәл түгел, чөнки бүгенге дөньяда элемтә дәрәҗәсе бик нык артты, халыкның таләпләрен яшереп торып булмый”, диде.

Гүл шулай ук: “Кайвакыт без, дәүләт башлыклары халык таләпләренә колак салмаган вакытта, халыкның басым ясап эшне үз кулына алуын күрәбез”, дип өстәде.

Бу белдерү Тәһран үзәгендә меңнәрчә оппозиция тарафдары полиция көчләре белән бәрелешкән көндә ясалды.

Бүген Тәһранда полиция белән демонстрациячеләр арасында бәрелешләр булды.

Хакимият оппозициягә Мисыр белән Тунистагы халык күтәрелешенә теләктәшлек җыены үткәрергә рөхсәт бирмәде.

Тәһрандагы урам җыеныннан
Шулай да, шаһитләр әйтүенчә, Тәһран урамнарына меңнәрчә кеше чыккан. Полиция аларны шәһәрнең үзәк мәйданына кертмәү өчен күз яшьләндерү газы кулланган. Дистәләрчә кеше тоткарланган.

Шәһәр үзәгендә кесә телефоннары эшләми.

Иран хакимиятләре оппозиция җитәкчеләренә аерым митинг үткәрүне рөхсәт итмичә, аларны гарәп илләрендәге күтәрелешкә теләктәшлек белдереп, хөкүмәт оештырган чараларга кушылырга чакырды.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Мир-Хөсәин Мусави интернет сәхифәсенә полициянең аны өеннән чыгармавы һәм телефон элемтәсен өзүе турында белдерә.

2009 елда Иранда халыкның хөкүмәткә ризасызлык белдерү җыеннары каты көч белән бастырылган иде.
XS
SM
MD
LG