Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гали Акыш мәктәбе милли рухны саклый


Алия Камалова, Гаяз Гыйлманов
Алия Камалова, Гаяз Гыйлманов

Чаллыда 1997 елда ачылган әлеге лицейга Татарстан авылларында, Русия өлкәләрендә яшәүче ата-аналар да балаларын бирмәкче. Мәктәп уздырган “ачык ишекләр” көне шуны ачык күрсәтте.


Гали Акыш исемен йөрткән мәктәп ун ел буена әллә ни уңайлыклары булмаган балалар бакчасы бинасында эш алып барды. 2007 елда ул белем бирү өчен шартлар тудырылган, интернаты булган бинага күченә.

Биредә ел саен “ачык ишекләр” көне уздырып, балаларны, аларның ата-аналарын мәктәп тормышы белән таныштыралар. Быелгы “ачык ишекләр” көне барышында укучылар, мәктәп җитәкчелеге белән очрашып, андагы уку-укыту, тәрбия чаралары белән якыннан танышу мөмкин булды. Бу уку йорты балаларны нәрсәсе белән җәлеп итә?

“Гали Акыш лицее сәләтле балалар белән эшләү юнәлешен алып бара дип әйтер идем. 5нче сыйныфтан бирле монда укыйм. Үземдә яшеренеп яткан сәләтне үстерергә, ачарга ярдәм итте бу мәктәп”, ди 11 сыйныфта укучы Алия Камалова.
Фаяз Закиров (с), лицей мөдире Шамил Закиров (у)

Гаяз Гыйлманов әлеге мәктәпкә Мөслим районыннан килгән. Интернатта торып укый. Аны мәктәп үзидарәсенең президенты итеп тә сайлаганнар.

“Бездә чит төбәкләрдән килеп укучылар, мәсәлән, Оренбур өлкәсеннән килеп укучы кыз да бар. Интернатта торып, бер гаиләгә әйләндек. Кычкырыш-талашлар юк, бергә укып, бергә күңел ачабыз”, ди Гаяз.
Мәктәп Гали Акыш исемен йөртә. Укучылар Гали абыйларының кем икәнен, нинди шәхес булуын белә микән?
“Әлбәттә, беләбез. Гали ага хәзерге вакытта Төркиянең Әнкара шәһәрендә яши. Г.Акыш бик сәләтле бала була: укыган чакта 1 сыйныфтан шундук 3 сыйныфка күчерелә. Шуңа күрә безнең лицей да сәләтле балаларны үстерә һәм укытадыр, дип уйлыйм. Гали аганы күпкырлы шәхес, журналист, галим, укытучы һәм татар милләтен яклаучы милләтпәрвәр буларак та беләбез”, дип сөйли А.Камалова.

Инде “ачык ишекләр” көне кебек чараның асылын белик.

“Безгә килүче бала, ата-ана мәктәптәге шартлар, укыту, тәрбия чаралары хакында белеп торырга тиеш. Мәктәп белән таныштыру – төп максат”, дип саный лицей мөдире Шамил Закиров.
“Ачык ишек” көнендә Тукай районы Иске Дөреш авылыннан Фаяз Закиров та бар иде.

Рәмзия Закирова
“Кызыбызны узган ел бу мәктәпкә биргән идек. Әйбәт кенә укый, биредә яхшы белем, тәрбия бирәләр. Интернаты да бар. Улыбыз әлегә авыл мәктәбендә укый. Алга таба аны да бу мәктәпкә бирергә уйлап торабыз”, дигән фикер белән килгән Ф.Закиров.

Мәктәптә тәрбия эшләрен алып баручы мөдир урынбасары Рәмзия Закирова читтән кызыксыну булуга беркадәр ачыклык кертә.

“Гали ага Акыш безнең алда милли аңлы балалар тәрбияләү бурычын куйгач, без ана теленә булган мәхәббәтне халыкның гореф-гадәтләре аша башкару зарурлыгына инандык. Аллага шөкер, шушы 14 ел эчендә мәктәптә укучылар арасында тәртип бозып, исәптә торучылар юк. Моны безгә килгән һәр кунак сизә, күрә. Милли рухны чынлап булдыра алдык. Шәһәрдә булган чараларда бу ачык күренә”, дип горурлана Р.Закирова.
Рәмзия ханым әйтүенчә, узган ел дәүләт имтиханнарын “2”легә бирүчеләр булмаган, мәктәпне тәмамлаучылар 100% югары уку йортларына кергән.
XS
SM
MD
LG