Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32
Бу көннәрдә Татарстанда "ваһһабилык" һәм "сәләфилек" белән көрәшү сурәтендә мөселманнар арасына киң рәвештә "суфыйчылык" төшенчәсе үтеп керә башлады. Үтеп керә дип кенә әйтсәк дөрес булмас, этеп-төртеп керә башлады.


Суфыйчылыкны мөселманнарга көчләп тә тага башладылар. Янәсе, безнең ислам – нәкъ менә шул суфыйчылык. Аны диннең радикал булуына бер дару итеп куялар. Дини уку йортларын шуңа юнәлтәләр. Суфый булмаганнарны имамлыктан төшерәләр.

Ә чынлыкта бит суфыйчылык – ул бертөрле күңел хәләте, гыйбадәтне сөя башлау мәртәбәсе. Беркем дә суфый булып тумый. Суфыйчылыкка куып кертеп тә булмый. Аңа гыйбадәт кыла-кыла ирешеп кенә була.

Бу язманың максаты - чын суфыйчылыкны тәнкыйтьләү түгел. Чын суфыйларга минем ихтирамым зур. Тик шунысы кызганыч, алар бик әз. Ә үзләрен: "без суфыйчылар" диючеләр, дөреслектә, ялганчылар.

Чын суфыйлар үзләре турында кычкырып йөрмиләр. Алар күп вакытларын гыйбадәттә, зикердә үткәрәләр; нәфел уразаларын бер калдырмый тоталар; нәфел намазларын укып ләззәтләнәләр; җаннары һәм тәннәре белән Аллаһ тәгаләгә омтылалар; тик гыйбадәтне сөюләрен белдермәскә тырышалар; дини гыйлемнәрен һәрдаим арттырып торалар; дөнья һәм ахирәт турында тирән фикер йөртәләр; көндәлектә Коръән һәм сөннәткә таянып эш итәләр; кешеләр белән яхшы мөгамәлә коралар; гайбәт һәм нахак сүз сөйләүдән чын-чынлап куркалар; буш бәхәсләрдән качалар; дөньяларын үз хезмәтләре белән алып баралар; Аллаһ тәгалә биргәнгә һәрчак риза булалар; үзләреннән артканны мохтаҗларга тараталар; пычрак сәясәттән ераклашалар – дөреслектә, чын суфыйлар шундый булалар.

Тик бүгенге көннәрдә киң тарала башлаган "суфыйчылык" төшенчәсе астында башка төрле нәрсә күзәтелә. Суфыйчылык гарип төсмер ала, мутациягә бирешә. "Мутант-суфый" алга дөнья мәшәкатен куя; җаны һәм тәне белән хакимияткә омтыла; максатка ирешү өчен ялган куллана; көндәшләрне юк итәр өчен түрәләргә шикаять-әләкләр яза һәм динсезләр белән үз мөселманнарына каршы дуслык кора; үзенең пычракларын яшерер өчен узган гасырларда яшәгән суфый галимнәребезне, әдипләребезне, шагыйрьләребезне искә алып, спекуляция кыла: "Мин дә шулар шикелле изге бәндә" диеп, хакыйкатен яшерә; Аллаһ тәгаләгә турыдан-туры дога кылуга караганда, мәетләргә мөрәҗәгать итүне өстен күрә; шәригатьне санламыйча каберләргә барып корбан чала; музыка тыңларга ярата, шуңа күрә аның хәләллеген исбатларга тырыша; Коръәннән һәм сөннәттән дәлил китерелсә, ачуыннан кайнап чыга; һәрбер кылган гыйбадәтен, берүк белми калмасыннар диеп, кешеләргә хәбәр итеп тора; кесәләрен сәдакалар белән тутырыр өчен дингә төрле бидгатьләр кертә. Бер сүз белән әйткәндә: "мутант-суфый" дингә хезмәт итми. Киресенчә, динне ул үзенә хезмәт иттерә.

Суфыйчылык турында тагын бер нәрсә белү мөһим

Суфыйчылык – ул бер төрле түгел. Анда төрле тарикатлар була. Кайберләре яшерен эш алып бара. Яшерен тарикатларның берсе кубурилар дип атала.

Шунысы аяныч, алар Татарстанда да күренә башлады. Хәзерге ыгы-зыгы белән файдаланып хәйран ныгып баралар. Хакыйкатьтә, алар – каберчеләр, мәетчеләр. Алар кабер әһелләрен изгеләштереп, мәетләрне Аллаһ тәгаләдән өстен куялар. Алар каберләрне зиярат итүне хаҗга тиңлиләр, кабер тирәсендә тәваф кылалар, кабер янында корбан чалалар, каберләргә сәҗдә кылалар. Аларның максатлары - Аллаһ тәгалә юлыннан тайпылдырту, гыйбадәтне мәетләргә юнәлтү. Шундый булганнарын истә тотып, аларга исламны өнәп бетермәүчеләр дә ярдәм итә, эшләре өчен бөтен шартлар тудыралар.

Шунысы хәтәр, кубурилар тарикатларының хакыйкатен яшерәләр. Алар беркайчан үзләренең кубури икәнлекләрен кычкырып әйтмиләр. Алар үзләрен "суфый" дип кенә атыйлар, шуның белән гади халыкны алдыйлар. Алар матур сүзләр сөйлиләр, "бабаларыбыз шулай эшли иде" дип хәйләлиләр.

Тик безнең бабаларыбыз каберләргә табынмаган. Күп дигәндә кабер өстен чистартканнар, утырып Коръән укыганнар һәм әрвахлар өчен дога кылганнар. Алар шәригатьтән чыкмаганнар. Алар үзләре үк уйлап чыгарган изгеләрдән, потлардан түгел, фәкать бер Аллаһ тәгаләдән курыкканнар.


Мулла Фидаил Җаруллаһ
Иске Җөри авылы, Теләче районы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG