Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек белән татарны “Туган тел” якынайта


Сулдан уңга - Илшат Гафуров, Рәҗәп Тайип Эрдоган, Рөстәм Миңнеханов
Сулдан уңга - Илшат Гафуров, Рәҗәп Тайип Эрдоган, Рөстәм Миңнеханов

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстандагы очрашулары кысасында Казан Федераль Университетында укытучылар һәм укучылар алдында чыгыш ясады. Үз чыгышында Габдулла Тукайның “Туган Тел” шигыреннән өзек тә укыды.


Татарстан башкаласына җиде министр, биш депутат, эре түрәләр һәм эшмәкәрләрдән торган җитмеш кешелек делегация белән килгән Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоганның Казан кунакчыллыгыннан канәгать булуын ярдәмчеләре әйтми кала алмады.

Мәскәүгә килгән 350 кешенең барысы да Казанга килергә теләгән иде, әмма андагы эшлекле очрашулар башкаларның да монда килүен тоткарлады, дип белдерде Эрдоганны көткән арада сөйләшергә туры килгән илче Фуат Танлай.

“Казан – Идел елгасының энҗесе”

Рәҗәп Тайип Эрдоган үз чыгышын Идел елгасының энҗесе булган тарихи Казан шәһәрен беренче тапкыр төрек премьер-министры буларак сәфәр кылуымнан бик канәгать булуымны әйтергә телим, дип башлады.

Аның сүзләренчә, бу сәфәр, тарихи үзенчәлеккә ия булганы кебек, күптәнге күрешмәүдән барлыкка килгән сагыну хисен басуга да бер сәбәп булып тора.

Төркия сәүдә һәм сәнәгать министры Зафер Чаглаян һәм Дәүләт министры һәм премьер-министр урынбасары Һаяти Языҗы
Ике ел элек Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең һәм хәзер инде премьер-министр буларак үзенең Татарстан җиренә аяк басуы, ике республика арасындагы элемтәләрнең тагын да ныгуына, ике якның хезмәттәшлеге ягыннан бер борылыш ноктасын тәшкил итәчәгенә ышануын белдерде ул.

Эрдоган чыгышында, меңъеллык Казан шәһәренә хәйран калуын да яшермәде. Казанның да Истанбул кебек, дөнья мәдәният мирасына сөйләячәк бик күп сүзе булуына чын күңелемнән ышанам, диде Эрдоган.

“Төрекләр белән татарлар бер гаиләнең балалары кебек”

Әлбәттә, Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр бары тик охшаш шәһәрләребездән, көчле мәдәният һәм борынгы тарихтан гына гыйбарәт түгел. Чынлыкта без – бер агачның ботаклары, бер гаиләнең балалары кебек, бер-беребез белән тугандаш халыклар да.

Илләребезнең арасы күпме булуына карамастан, Төркиядәге төрекләр һәм татарларның йөрәкләре һәрвакыт уртак тибә. Безнең сөенечебез дә, көенечебез дә һәрвакыт уртак. Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый кебек күренекле татарлар Төркия-Русия мөнәсәбәтләренең яхшыруына, Төркиянең алга китүенә үзләреннән зур өлеш кертте.

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу тормыш иптәше белән
Татар зыялылары Төрек Тарих Оешмасы, Төрек Тел Оешмасы кебек әһәмиятле оешмаларны коруда башлап йөрде. Госманлы императорлыгыннан соң корылган Төркия дәүләтенә республика фикерен урнаштыруга үзләреннән зур өлеш кертте, дип белдерде Төркия хөкүмәте җитәкчесе.

Төркиядә яшәүче һәм килеп чыгышы белән татар булган йөз меңнәрчә ватандашыбыз, ике ил арасындагы кардәшлек элемтәләренең бик тә мөһим элементларын тәшкил итә. Бигрәк тә мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек өчен безгә яңа офыклар ачалар”, диде премьер-министр.

Төрек премьерыннан татарча шигырь

Эрдоган, Төркия башкаласы Әнкарада урнашкан ТӨРКСОЙ оешмасының 2011 елны төрки илләрдә Габдулла Тукай елы буларак игълан итүен дә сүзләренә өстәде.

Рәҗәп Тайип Эрдоган үз чыгышында ике халык арасындагы мәдәният һәм сәүдә элемтәләренең көннән-көн ныгый баруына басым ясап, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыреннән бер өзек тә укып китте. Төркия премьер-министрының татарча шигырь укуы залдагылар өчен көтелмәгән хәл булды.

Менә бит ә, Эрдоган хәтле Эрдоган Тукай шигырен яттан белә, ә кайбер татарларыбыз хәтта үз телләрендә сөйләшә дә белми дип, кайбер татар зыялылары бер яктан төрек премьерына шаккатса, икенче яктан аңа хөрмәт һәм соклану белән карады.

Эрдоганның чыгышы 20 минуттан артык дәвам итте. Ул шулай ук сәүдә мөнәсәбәтләренә дә тукталды. Ике республика арасындагы сәүдә әйләнешен алдагы елларда тагын да арттырырга теләүләрен бәян итте.

Премьер 2013 елда Казанда узачак Универсиадага төзеләчәк спорт объектларында төрек төзүчеләрен дә катнаштырырга чакырды. Аннан соң ул, президент Миңнеханов ягына борылып, быел Төркиянең Эрзурум шәһәрендә үткән Универсиадада катнашкан татар спортчылары ирешкән югары уңышлар уңаеннан үз сөенечен белдерде.

Эрдоган Кол Шәриф мәчетендә
Эрдоган, Төркиядә якынайган парламент сайлауларын да истә тотып булса кирәк, илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә дә кагылды.

“Без 8 ел элек хакимияткә килгәндә, үзебезнең алдыбызга күрше дәүләтләр белән “минимум проблем” дигән максат белән юлга чыктык.

Һәм хәзерге вакытта географик урыныбыз ягыннан күршеләребез булган Кавказ, Якын Көнчыгыш һәм Балкан илләре белән дустанә элемтәләр урнаштырабыз.

Бу илләрдә тынычлык һәм тотрыклылыкка үзебездән өлеш кертәбез. Анда яшәүче кардәшләребез хозурлы яшәсә, без дә хозурлы булырбыз. Русия һәм Татарстан белән алып барган хезмәттәшлегебез, алга таба тагын да артачагына ышанам”, дип сүзен йомгаклады ул.

Татар галимнәре Эрдоган сәфәрен уңай бәяли

Казан Федераль Университеты татар теле һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев, Эрдоганның Казанга килүе бик әһәмиятле һәм символик мәгънәгә ия, ди.

“Бу минем өчен бик зур вакыйга булды. Университетыбызга дәрәҗәле кунаклар килсә дә, хөкүмәт башлыклары кебекләре шактый сирәк була. Ә инде Төркиядән килгән мондый иң зур дәрәҗәле кунакның бу сәфәре символик мәгънәгә дә ия.

Татар дөньясы Төркия белән һәрвакытта да элемтәдә тора. Аны мин традицион юнәлеш дип әйтер идем. Без һәрвакыт бу кардәшлекне тоеп яшибез”, ди Гыйләҗев.

Мине бу чыгышта бигрәк тә нык шатландырганы – Төркия хөкүмәт башлыгының безнең Төркия белән электән килгән багланышларга, татарларның төрек дөньясы белән бәйләнешенә игътибар итүе.

Аннан соң ул Габдулла Тукайны да бик җылы итеп искә алды. Татар эмигрантларының Төркия республикасының төзелешендә урын алуларын югары бәяләде, ди Искәндәр Гыйләҗев.

Эрдоган Казан Кирмәнендә Шәймиев белән дә очрашты
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, КФУдагы очрашуыннан соң Казан Кирмәнендә Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән күрешеп, ул җитәкләгән “Яңарыш” вакыфының эшчәнлеге белән танышты.

Кол Шәриф мәчетенә кереп, намаз укыгач һәм Благовещен чиркәвен зиярәт иткәч, ул Казан вакыты белән төштән соң сәгать өчтә Төркиягә кайтып китте.
XS
SM
MD
LG