Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә җеназада катнашучылар инкыйлабка чакырды


Сүриядә кичә һәлак булган дүрт демонстрацияченең икесен җирләүдә катнашучылар илдә инкыйлаб башларга чакырды.

Иминлек көчләре илнең көньягындагы Дираа шәһәрендә бу җеназада катнашучыларны куып тарату өчен күз яшьләндерү газы кулланды.

Кичә анда полиция сәяси реформаларга һәм коррупцияне туктатырга чакыручы демонстрациячеләргә каршы ут ачты.

Чәршәмбе көнне демонстрациядә тоткарланган ун хатын-кыз активистның ачлык игълан итүе турында хәбәрләр бар.

Соңгы айларда гарәп илләрендәге чуалышлар шаукымы белән Сүриядә дә хакимияткә каршы күтәрелеш башланды.
XS
SM
MD
LG