Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альбина Шаһиморатова Ла Скаланы яулады


Альбина Шаһиморатова Ла Скала сәхнәсендә
Альбина Шаһиморатова Ла Скала сәхнәсендә

Италиянең Милан шәһәрендәге Ла Скала театрында Альбина Шаһиморатова җырлаган “Тылсымлы флейта” 24 март кичендә бөтен дөньяга күрсәтелде.


Атнакич көнне җир шарының зур шәһәрләре үз кинотеатрларында, музыка салоннарында, концерт залларында Ла Скала театрында барган Моцартның “Тылсымлы флейта” тамашасыннан турыдан-туры трансляция оештырды.

Ла Скалада “Тылсымлы флейта” 1998 елдан бирле җырланмаган булган. Дөньяның данлыклы театрында бу юлы аны танылган рәссам һәм режиссер Уильям Кентридж (William Kentridge) татар кызы Альбина Шаһиморатованың башкару осталыгына да ышаныч белдереп сәхнәгә куйган.

Опера сәнгате белгечләре Альбинаны Моцартның “Тылсымлы флейта”сындагы Төн Патшабикәсен дөньяда иң яхшы башкаручыларның берсе дип атый.

Җырчы үзе дә аһәң ягыннан да, техник яктан да “патшабикәне” иң катлаулы әсәр дип әйтә.

Миланда бу көннәрдә премьера. “Тылсымлы флейта”га билетлар сатылып беткән. Ла Скалада опера 7 көн башкарыла. 24 мартта өченче спектакль куелды.

Ла Скаладагы дебютына кадәр Шаһиморатова Төн Патшабикәсен Җәлил театрында, Берлин һәм Лос Анжелес операларында җырлаган иде.



Чиратта “Шагыйрь мәхәббәте”ндәге Зәйтүнә


Тукайның тууына 125 ел тулган көннәрдә Җәлил театрында Шаһиморатова Резедә Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсыннан Зәйтүнәне башкарачак.

Аңа кадәр, 8 апрель көнне булачак Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә күренекле җырчы “Әллүки”не, Җиһановның “Алтынчәч” операсыннан Алтынчәчне һәм Филүс Каһиров белән бергә “Сандугач”ны җырлаячак.

“Җәлил театрында озакламый “Алтынчәч” тулысынча куелачак, әзерлек эшләре башланды инде”, ди Шаһиморатова.

2011 елның Тукай бүләгенә тәкъдим ителүчеләр арасында Альбина Шаһиморатова да бар.
XS
SM
MD
LG