Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский ярлыкау яки җәза киметү сораудан баш тарта


Михаил Ходорковский бүген мәхкәмәдә үзен ярлыкауны яки хөкем карарын җиңеләйтүне сораудан баш тартты.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевның икенче хөкем карарына каршы кассация мөрәҗәгатен карый.

Финанс җинаятьләрендә гаепләнеп 8 елга төрмәгә ябылган Ходорковский белән Лебедевны узган елның декабрендә икенче җинаять эше нигезендә нефть урлауда һәм керемнәрне рәсмиләштерүдә гаепләп 13 ярым елга төрмәгә хөкем иттеләр.
XS
SM
MD
LG