Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган көнемә театрга килегез!"


Юбилейга чыкырылган кунаклар "Бабайлар чуагы" спектаклен карады
Юбилейга чыкырылган кунаклар "Бабайлар чуагы" спектаклен карады

Татар элитасы юбилейны милли итеп уздыру үрнәген күрсәтте. 8 июньдә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең 50 еллыгы уңаеннан дусларын Камал театрының “Бабайлар чуагы” спектакленә чакырды.


Гадәттә җитәкчеләрнең, билгеле шәхесләрнең юбилейлары зур рестораннарда үтә. 100гә якын кунак чәчәкләр һәм бүләкләр тотып, чакырган вакытка зиннәтле сарайга киләләр. Котлаулар яңгырый, юбилярның тормыш юлы турында слайд-фильм яки видеоязма карыйлар, берсеннән-берсе кызыклырак артистлар чыгыш ясый.

Хәтта зур акчалар туплый алмаган артистлар, язучылар, галимнәр да үзләренең юбилей мәҗлесен үткәрергә спонсор табарга тырыша. Рәис Миңнеханов үзенең кунакларын Илгиз Зәйниевнең пьесасы нигезендә куелган яңа әсәрне карарга Камал театрына чакырды.

Юбилей кичәсе
500ләп кунак кичке сәгать 6да, чәчәкләр тотып театрга килде. Аларны юбиляр каршылаганлыктан театр алдында чират сузылды. Спектакль башланыр алдыннан кунакларга фуршет өстәлләре тәкъдим ителде. Залдагы урындыклар саны алдан күрсәтелгән кебек ук кунакларның да өстәл номерлары алдан билгеләнгән иде.

Оешкан рәвештә залга кереп утыручылар арасында Саба районының билгеле кешеләре, юбилярның иң якын дуслары, хезмәттәшләре, республика һәм Русия депутатлары, хөкүмәт әгъзалары, зур бизнес вәкилләре бар иде. Кайберәүләрнең театрга гомердә беренче тапкыр килүләре сизелде.

Рәис Миңнехановның уртанчы абыйсы – Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бу җыелышка килүен көтсәләр дә, ул Мәскәүдән вакытында кайтып җитә алмады: Владимир Путин үткәргән чарада булуы аны тоткарлаган. Президентның спектакльнең икенче бүлегенә килеп җитүе сәхнәгә чәчәкләр кәрзинен чыгарудан гына беленде.

Яшь драматург Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы" пьесасы нигезендә куелган әсәре – театрның иң соңгы премьераларыннан. Ул уйнаган көннәрдә театрда аншлаг була. Театрның иң мәшһүр артистлары – Равил Шәрәфиев, Ирек Баһман, Ренат Таҗетдиновның Наилә Гәрәева белән уйнауларын караучылар бу юлы бары тик партерда гына утырды.

Гадәттән тыш, ягъни юбиляр хисабына оештырылган тамашаны театрның билгеле артисты Искәндәр Хәйруллин башлап җибәрде. Ул тамашаның үзенчәлекле булуын әйтеп, ябык пәрдәле сәхнә алдына беренче президент Миңтимер Шәймиев, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм премьер Илдар Халиковны чакырды.

Соңыннан алар янына юбилярның абыйсы Юл иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Рифкат Миңнеханов менде. Шәймиев тәкъдиме белән сәхнәгә Рәис Миңнехановның тормыш иптәше Гөлсем ханым да күтәрелде.

Рәсми төстә Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул Нургали Миңнехановның 3 улы да булдыклы һәм фидакарь шәхес булып тәрбияләнүен әйтте. Ул юбилярга "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.

Бөтен котлау сүзләрендә гаилә тәрбиясе, хезмәт әхлагы ассызыкланды. Барлык чыгышлар татар телендә ясалды.

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев, котлау сүзләрендә юбилярны һәм аның гаиләсен зурлаудан бигрәк, Миңнехановларның тормышка мөнәсәбәтен, тәрбиялелеген үрнәк итеп куйды.

"Туган көнемә театрга килегез!"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00
йөкләү

Премьер-министр Илдар Халиков Рәис Миңнехановны район башлыгы буларак күптәннән белә. Җитәкчеләр бер-берсендә кызыклы яңалык булса, тиз генә килеп өйрәнәләр, киңәш тоталар икән.

"Рәис Миңнехановның үз юбилее уңаеннан дусларын спектакльгә чакыруы кызыклы яңа башлангыч булды. Хәзер инде юбилейларына әзерләнүче җитәкчеләр уйланачак, мин үзем дә", дип белдерде Халиков үз чыгышында.

Спектакльдән соң Рәис Миңнеханов артистларга һәм тамашачыларга рәхмәт әйтте. Театрдан чыкканда, юбилейга китерелгән чәчәк бәйләмнәрен тамашада катнашкан хатын-кызларга тараттылар.

Шулай итеп милли элита юбилейлар мәсьәләсендә мәдәни "инновация" тәкъдим итте. Мәскәүдән чакырылган “йолдызлар” урынына татар театрының иң затлы тамашаларын бергәләп карау дөресрәк дип санады.
XS
SM
MD
LG