Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсьянчылары башлыкларының берсе Кытайда сөйләшүләрдә


Либия гыйсьянчылары башлыкларының берсе Мәхмүт Җибрил Кытайда сөйләшүләр үткәрә.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, Милли күчеш шурасы башкарма комитеты башлыгы Җибрилнең сәфәре ике көнгә сузыла, нәрсәләр каралганы хәбәр ителми.

Кытай Либия низагын җайга салу өчен арадашчылык вазифасын арттырды. Пекин гыйсьянчылар белән дә һәм Мөәмәр Каддафи хакимияте белән дә бәйләнештә.
XS
SM
MD
LG