Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Русия-НАТО шурасы сөйләшүләре бара


Мәскәү Русия-НАТО сөйләшүләре вакытында Төньяк Антлантика Берлегенә ракета калканын үстерүгә карата үз карашын белдерде.

Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен белән сөйләшүләрдән соң әйтте. Бу чарада Русия президенты Дмитрий Медведев да катнашыр дип көтелә. Медведев сөйләшүләрдә Европада уртак ракета калканы булдыру мөмкинлекләре турында сөйләшәчәк.

Элгәре мәгълүмат чыганакларында Русия НАТО алдына, ел дәвамында ракета калканы буенча килешкәннәргә ирешү, йә булмаса үзенең һава-галәм саклану системасын булдырачагы турында шарт куячак дигән хәбәрләр булган иде.
XS
SM
MD
LG