Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан: АКШ хәрби ярдәме кимү террорга каршы көрәшкә йогынты ясамаячак


Пакстан хәрби җитәкчелеге, Кушма Штатларның хәрби ярдәмне киметүе террорга каршы көрәшкә йогынты ясамаячак, дип белдерә. АКШ ике миллиард ярдәмнең 800 миллион долларын туңдырырга җыена.

Ак Йорт вәкиле Билл Далей New York Times газетының, Пакстанга хәрби ярдәмнең өчтән бере киметелү турындагы хәбәрен раслады.

Конгрессның күп кенә әгъзалары, быел май аенда Пакстанда “Әл-Каидә” башлыгы Осама бин Ладен АКШның махсус хезмәте тарафыннан юк ителгәч, илгә ел саен ике миллиард доллар бирүнең нәтиҗәсенә шик белдерде.
XS
SM
MD
LG