Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һава юллары очкычының канаты тишелде


Бүген Истанбулдан Казанга очарга тиешле "Татарстан һава юллары" очкычының сул канатына Ататөрек һава аланындагы "Төрек Җирөсте Сервисы"на (Turkish Ground Services) караган йөк тракторы килеп бәрелде.

Бәрелү нәтиҗәсендә ширкәтнең ТУ-154 очкычында канаты тишелде һәм андагы бар 5 тонна ягулык та җиргә агып бетте.

Тиз арада каза урынына килеп җиткән Төрек Һава Мәйданнары оешмасының янгын сүндерүчеләре агып чыккан ягулыкка ут кабуны булдырмый калды.

Очкычтагы 70 юлчы һәм 12 экипаж әгъзасы башка очкычка күчерелде һәм очкычтагы ягулык тулысынча бушатылды, ә зыян килгән ТУ-154 Ататөрек һава мәйданындагы ышанычлы урынга күчерелде.
XS
SM
MD
LG