Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Казан урамнары буйлап чираттагы йөрешен үткәрде


Казан – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне Казан урамнары буйлап чираттагы йөрешен үткәрде. Иске Казанның җимерелә барган биналарын аңа гадәттәгечә экскурсовод Олеся Балтусова күрсәтеп йөргән.

Бу юлы алар Киров районында йөргән. Аларга Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, президентның аппарат җитәкчесе Юрий Камалтынов, хөкүмәтнең төзелеш, транспорт, торак һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин да кушылган.

Миңнеханов очраган җитешсезлекләрне төзәтергә күрсәтмәләр биргән һәм күпмедер вакыттан аларның үтәлешен тикшереп чыгарга вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG