Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзай АКШ-ның Пакстанга басымын көчәйтүне тели


Хәмид Карзай
Хәмид Карзай
Әфганстан президенты Хәмид Карзай Вашингтонны Пакстанга басымын көчәйтергә чакырды. Карзай фикеренчә, моны Исламабадның кораллы сугышчыларга каршы торуын арттыру өчен эшләргә кирәк. Соңгы вакытта Әфганстанга Пакстан ягыннан һөҗүмнәрнең ешаюе күзәтелә.

Ике күрше ил арасындагы мөнәсәбәтләр Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббаниның үтерелүеннән соң бозылды. Әфган ягы бу җинаять Исламабад катнашында башкарылган дип саный.

Моннан алда Вашингтон Пакстан махсус хезмәтләрен «Әл-Каида»га якын торган Хакканиләр төркеме белән бәйлә булуда гаепләде. Исламабад бөтен бу гаепләүләрне катгый рәвештә кире какты.
XS
SM
MD
LG