Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Татар яшьләре арасында талантлы, креатив фикерләүче, эзлекле рәвештә үз максатына ирешә баручылар байтак. “Азатлык” радиосы алдынгы татар кызлары һәм егетләре белән таныштыруын дәвам итә. Күптән түгел радиода Рузил Гатин кунакта булып китте.


Рузил – тумышы белән Чаллы егете, татар балалар бакчасында тәрбияләнгән, саф татар мәктәбендә белем алган. Мәктәптә укыган елларында ук музыка белән шөгыльләнеп, төрле фестивальләрдә катнашып, беренчелекне яулаган егет.

Бәлки, аның “Созвездие-Йолдызлык”, Мәскәүдә узучы “Утренняя звезда” фестивальләрендә татар җырларын башкарып, беренчелекне яулаган вакытларын хәтерләүчеләр дә бардыр.

Рузил үзе әйтергә бик яратмаса да, ул дуслары белән беренчеләрдән булып телефоннарга татарча рингтоннар уйлап табучы да. “Вконтакте” социаль челтәрендә аның рингтоннарын тыңламаган, үзенә күчереп алмаучы калмагандыр. Аның “Пущта ящигын яратучылар” төркемендә утыручылар да шактый иде.

Күптән түгел Рузил “Беренче канал”дагы “Большая разница” тапшыруында катнашып, “Татарча футбол” дип исемләнгән номер белән чыгыш ясады. Бу видео бөтен интернетны әйләнеп чыкты.

Рузилнең Мәскәүдә калып танылырга мөмкинлеге бар, ләкин ул Казанга кайтты. Татарстан башкаласында татар булып яшәп, танылып, югары максатларга ирешеп була дигәнгә инана ул.

Рузил, Мәскәүдә ГИТИСта белем алып, шундагы төрле чараларда уңышлы чыгышлар ясап йөргәндә, тоттың да кире Казанга кайттың. Казан белән чагыштырганда Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк түгелме?

– Казанда да кешеләр кирәк! Дөрес, Мәскәү – зур мегаполис, анда мөмкинлекләр күбрәк, ләкин анда укыган чагымда ук кире Казанга кайтачагымны белә идем һәм анда калырга тырышлык та куймадым.

Дуслар, курсташларның күбесе анда төпләнеп калды, ләкин Казанга кайтуыма үкенмим. Бигүк ышандырырлык итеп яңгырамаса да, бирегә шәһәребезне, Татарстанны таныту теләге алып кайтты.

Аннары Казан консерваториясендә белем туплавымны дәвам итәсем килде. Казанны Мәскәү белән янәшә куеп чагыштыру, бәлки, дөрес тә түгелдер, ләкин бездә яшь талантларга тагын да күбрәк шартлар тудырылса, күңеллерәк булыр иде.

Синең кайсы проектыңны алма, ул татарга бәйле яисә татар телендә. Ләкин урысча чыгыш ясасаң, халык арасында танылу да җиңелрәк һәм тизрәк булыр иде.

– Бәлки, шулайдыр да, татар белән чагыштырганда урыс телле аудитория киң. Татар кысаларына үземне кертү ахмаклык кебек күренсә, моңа үкенмим. Мәсәлән, ГИТИСта укыганда татарча чыгыш ясауга бервакытта да берсе дә каршы кимәде, киресенчә, мөгаллимнәребез яхшы кабул итә иде.

Татарча чыгыш ясау башкалардан аерылып торырга ярдәм итә. Әлегә кадәр бер тапкыр да татарлыгым миңа комачауламады, киресенчә, булышты гына.

“Большая разница” тапшыруында ясаган чыгышың интернетта татар яшьләре арасында шул кадәр тиз таралды, барысы да ошатты. “ТНВ”дан күрә алмаганны, ичмасам, “Беренче канал”дан татарча футболның нинди булганын белдек дип, бәяләмә бирделәр. Ничек туды бу номер?

– Мин һәрвакыт, ник бездәге комментаторлар футбол яисә хоккейны татарча тасвирламый икән дип, аптырый идем. Яхшы әйбер булыр иде бу әле дә!

Вакытында телевизордан “капкага алка керттеләр”дип сөйләү булган, хәзер генә урысча гол кертәләр...

– Менә монысын белми идем, татарча сөйләгән комментаторлар белән барган футболны карыйсы килә. Дуслар компьютерда футбол уйнаганда, татарча сөйләп, аларны көлдертә идем.

ГИТИСта укыганда Владикавказдан килгән дустым бар иде. Мин дә футбол карарга яратам, “Рубин” уеннарын калдырмыйм. Хоккейны да үз итәм, “Ак барс” өчен җан атам. Ә дустым, билгеле, үзләренеке яклы, “Владикавказ-Алания” өчен җан ата иде. “Кемнеке көчле дип” тарткалашып, бәхәсләргә кереп китә идек. Аралаша торгач, шушы номер килеп чыкты. Без аны чыгарылыш курсында укытучыларбызга күрсәттек, уңышлы килеп чыкты.

“Большая разница”га әзерләнгәндә берничә чыгыш тәкъдим иттек, ләкин оештыручылар шушы татарча футболны сайлады. Бик шатландым, “Беренче канал”да татар теле яңгыраячак, ә бу кечкенә булса да телебезгә PR.



Мин башта футбол, хоккейны шәрехләр өчен татарча сүзләр аз дип уйлый идем. Урысларда әллә нинди матур сүзләрне кулланып, аларны чуарлап, кешене менә-менә йөрәк шартлар дәрәҗәгә җиткереп сөйләүчеләр бар.

Җор телле комментаторлар урыста күп, татарча алай ук булдыру авыр дигән шик бар иде. Ләкин тырышсаң, була икән! Чыгыш ясаганда бераз хәйләкәррәк юлдан да китәргә мөмкин иде: оештыручылар, хөкемдарлар барыбер татарча аңламый дип, башка нинди сүзләр килә, шуларны тезеп китеп булыр иде, ләкин бу татар телен белүчеләрне хөрмәт итмәү кебек килеп чыгар дип уңайсызландым.

Минем белән чыгыш ясаучы дустым Даниэль Кайгермазов Кабарда-Балкардан иде. Ул да футболга кагылышлы балкар сүзләрен генә кулланды. Телләр шул кадәр бер-берсенә охшаш, тулаем татарча килеп чыкты дисәң дә була. Нәтиҗәдә, чыгышыбыз күпләргә ошады.

Сергей Безруков иң югары баллны куйды, актерлык осталыгыбызны мактады. Бәлки, аңламаучылар, кабул итмәүчеләр дә булгандыр, ләкин бусы да табигый һәм без гаепле түгел.


Рузил, син уйлап чыгарган татарча рингтоннарны тыңлап, телефоннарга урнаштырдык, синнән чираттагы күчтәнәчләр көтәбез. Кызыклы проектлар булачакмы?

– Бүгенге көндә Казан консерваториясендәге дуслар белән бер фикерне тормышка ашырып йөрибез. Ерып чыга алсак, сез әйткән рингтоннардан да кызыклырак проект килеп чыгачак дип өметләнәм.

Интернетта “Прожекторперисхилтон” кебек бер татарча тапшыру булдырырга маташабыз, ләкин бар серләрне дә алдан әйтәсем килми. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр.

“Большая разница”да чыгыш ясагач, Мәскәүгә дә чакырулар күп. Кыскасы, иҗади планнар күп, ерып чыгарлык көч һәм дәрт кенә булсын!

Татар яшьләре вәкиле буларак, син үзең, дусларың татар дөньясы белән кызыксынасызмы? Казанда татар мохите бармы?

– Мин Мәскәүдә укыганда да татар мохитеннән аерылмадым, татар басмаларын сатып алам яисә яздырам дип әйтмим – кызыксынам, күбесенчә интернеттан укыйм.

Мәдәният өлкәсенә килгәндә, татар эстрадасының бүгенге хәле белән килешеп бетмим, бер урында тапталабыз, яңа сулыш кирәк. Вакыт булганда, дуслар белән Камалга йөрибез.

Казанны татар шәһәре дип саныйм. Шулай да бездә үзебезнең телгә, мәдәни мираска карата җиңелчә мөнәсәбәт сизелә, яшьләр аның турында әллә ни уйламый кебек.

Мәсәлән, кырым татар яшьләре белән аралашканым бар. Аларда милли үзаң көчлерәк, милли гадәтләре, йолалары көндәлек тормышлары белән үрелеп бара.

Казан – зур, алга баручы шәһәр. Киләчәгемне Казан белән бәйлим. Татарстан – перспективалы төбәк. Монда да татар булып яшәп, куелган максатларга ирешеп була.

Рузил, бүгенге заман татар кешесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Мин үзем Чаллыда татар балалар бакчасында тәрбияләндем, аннары татар мәктәбендә белем алдым һәм бу безнең гаилә өчен табигый күренеш.

Өйдә урысча аралашу юк иде һәм урыс мәктәбендә уку турында бер тапкыр да сүз чыкканы булмады. Ләкин шул ук вакытта мин үземне башкалардан ким итеп санамадым.

Мин дә, сыйныфташларым да татарча, урысча, инглизчә яхшы белә. Минем тирәдәге мохит татар булды, туган телдән, үзебезнең гореф-гадәтләрсез яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм.

Бүген үзен заман кешесе дип санаган шәхескә чит телләр белүдән тыш, туган телне камил белү гадәти күренеш булырга тиеш. Кызганычка каршы, башка телләрне су урынына эчсәләр дә, татарлар арасында татарча сөйләшә белмәүчеләр дә шактый очрый.

Заманасы шундый: без үзебезне тирә-як мохиттән изоляцияли алмыйбыз, заман белән татар бергә атларга тиеш, шуңа күрә берничә тел белү, үз эшеңдә профессионал булу кирәк.

Шул ук вакытта кеше кайдан чыкканын, тамырларын белеп, гасырлар буена дәвам иткән яшәү рәвешен онытмыйча гомер кичерергә тиеш. Аллаһ бирсә, гаиләм булгач, балаларымны үзебезчә тәрбияләгән балалар бакчасына, татар мәктәбендә укытачакмын. Мин андагы бирелгән белемгә дә, анда булган татар мохитенә дә ышанам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG