Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд сугышчылары Төркиягә канкойгыч һөҗүм ясады


Төркия президенты Абдулла Гөл көрд сугышчылары һөҗүм иткән Һаккари төбәгендә
Төркия президенты Абдулла Гөл көрд сугышчылары һөҗүм иткән Һаккари төбәгендә
Төркиянең көньяк-көнчыгышында көрд кораллы сугышчыларның һөҗүме нәтиҗәсендә 26 хәрби һәм полиция хезмәткәре һәлак булды, 16 кеше яраланды. Төрек гаскәрләре көрдләргә каршы ут ачып 15 сугышчыны үтерде.

Көрд эшчеләр фиркасенең сугышчылары Гыйрак белән чиктәш Һаккари төбәгенең берничә авылын басты. Төрек хәрбиләре исә һәҗүмне кире кайтара алды. Алар Гыйрак чиген узып һөҗүм итүчеләрне эзәрлекләвен дәвам итте. Әлеге мәгълүматны Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган раслады. Ул бу хәлләрдән соң Казахстанга эш сәфәреннән баш тартты.

Хәбәр ителгәнчә, Гыйракта хәзер 500-гә якын төрек хәрбие көрдләр сугышчыларына каршы көрәшә. Операциядә шулай ук очкычылар да катнаша.

НАТО Баш секретаре Андерс Фог Расмуссен көрд һөҗүмнәренә кискен каршы чыгуын белдерде. Ул шулай ук Төньяк альянс беректәшләре Анкарага терроризм белән көрәшүдә ярдәм итәчәге турында әйтте.

Әйтергә кирәк, көрд сугышчы төркемнәрнең бу һөҗүме соңгы берничә ел эчендә иң канкойгычларның берсе булды.
XS
SM
MD
LG