Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада алданган "дольщиклар" ачлык игълан итә


Башкортстан башкаласында “Зеленый берег” торак комплексының алданган "дольщик"лары ачлык игълан итте. Әлеге чарада биш хатын-кыз катнаша. Алар комлекс төзелеше өчен җаваплы булган республиканың торак төзелеше вакыфыннан, фатирларны тапшыру вакыты күрсәтелгән килешү таләп итә.

Март аенда ук алданган "дольщик"лар ачлык игълан итә. Ул вакытта хакимияте мәсьәләне уңай хәл итәргә, фатирларны вакытында тапшырырга вәгъдә биргән иде. Әмма бүген төзүче "дольщик"ларны базар бәясенә җиткереп түләтмәкче.

2006 елда төзелә башлаган “Зеленый берег” торак комплексы ике ел элек әзер булырга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG