Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Алты берле бәхет китерерме?


Казан урамы
Казан урамы

Кытай тәкъвимендә 11.11.11 меңъеллыкның иң уңышлы көне итеп күрсәтелә. Фэн-шуй белгечләре дә 1ле санын уңыш китерүче сан дип саный. “Алты берле бәхет китерерме?” дигән сорауга Казан урамнарында җаваплар менә шундый булды.


– 11.11.11 көнендә күп кеше никахлашырга тели. Ә без – университетта укучы студентлар сәгать 11дә җыелышабыз да, бер-беребезгә бәхет, шатлык һәм әйбәт сүзләр әйтергә телибез. Мин дус кызым Регинага укуын уңышлы тәмамлап, яхшы егет табып, кияүгә чыгуын һәм бала табуын телим.

– Сез әнә теге өйләнешергә барган 800 пардан сораштырыгыз бу турыда, безнең инде оныкларыбыз бар.

– Әйе, бүген 2011 ел, 11 ноябрь, әмма мин төрле юрауларга ышанмыйм.

– Яхшы көн, 100 елга бер килә торган сан. 2009 елның 9 сентябрь көнендә дә шундый сан булган иде. Ул көнне мин юл һәлакәтенә очраган идем. Быел алай булмасын иде.

– Язучы Ләбиб Леронның туган көне бүген. Язучылар аны бәйрәме белән котлый.Телевидениедән әйткәннәр иде, ахрысы, бу көн ниндидер сихри көчкә ия дип.

Гомумән, һәр кешенең үзенең уңай саны бар. Минем өчен, мәсәлән, 7 саны бик уңай. “Җиденче палата” дигән китабым дөнья күрде. Тормыш иптәшемнең туган көне дә, үземнеке дә 7 санына бәйле. Яшәгән фатирымның номерында да 7 саны бар.

Бу сан гел мине озатып йөрегән кебек. 11санын яратучыларга да бәхет, шатлык, уңышлар килсен иде.

– Юк, ышанмыйм. Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Ислам динен тоткан кеше мондый саннарга ышанырга тиеш түгел. Бүген җомга көне бит, бар мөселманнар өчен җомга көн – Изге көн. Ә өйләнешергә теләгән кешеләрнең паспортында 11.11.11 язылган шушындый матур сан булачак. Бары тик шул гына.

– Бу сан шундый юрауларга ышанучылар өчен, бәлки, мөһимдер. Минем өчен гадәти көн.

– Дустым бар 11 санында туган. Усаллыгы һәм күңеле катылыгы белән аерылып тора.

– 11 санының нинди булуын сынап караганым юк. Балаларыма һәм үземә сәламәтлек, бәхет телим.

– Шундый саннарда өйләнешүчеләр озын гомерле һәм бәхетле гаилә төзергә өметләнеп өйләнешә. Теләкләре тормышка ашсын. Без яшь чакта, 50-60 елларда мондый нәрсәләр юк иде. Хәзер кешеләр төрле юрауларга ышанып бара.

– Бертөсле саннар бергә туры килгәндә бик күп кеше өйләнешә, берәр нәрсә уйлап чыгарырга тырыша. Минем өчен бернинди үзгәреш тә юк, гадәти көн.
XS
SM
MD
LG