Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный һәм Яшин иреккә чыкты [видео]


Навальный төрмәдән чыкты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

Коррупциягә каршы көрәшүче танылган блоггер, каршылык чарасында катнашкан өчен 15 көн төрмәгә утырытылгын Алексей Навальный иреккә чыгып көрәшен дәвам итәчәген белдерде.

Тәртип саклаучыларның фәрманын үтәмәүдә гаепләнеп 15 тәүлеккә төрмәгә ябылган блогер Алексей Навальный бүген иреккә чыкты. Навальный 5 декабрьдә Мәскәүдә гадел сайлауларны таләп итеп оештырылган урам җыенында кулга алынган иде.

Навальный ябылу урыныннан төнге өчтә чыгарылуына карамастан, аны һәм ул көнне кулга алынган башкаларны каршы алырга дистәләп кеше җыелды. Аның чыгуын шулай ук интернетта да карап булды, туры тапшыруны берничә мең кеше караган.

Шул ук вакытта башка урынга ябылган оппозиция вәкиле Илья Яшин да иреккә чыгарылды.

“Мин курыкмыйм, бу 15 тәүлектә куркырлык берни дә юк икәнен аңладым”, диде Навальный.

Навальный һәм Яшин үзләренең 5 декабрь көнне кулга алынулырын канунсыз дип санап Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Алар икесе дә 24 декабрьдә Мәскәүдә үтәчәк каршылык чарасында катнашырга җыена.
XS
SM
MD
LG