Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт думасы җитәкчелеге расланды


Дәүләт думасында алтынчы чакырылышның беренче утырышында Русия парламентында түбән пулатның җитәкчелеге расланды.

“Бердәм Русия” тәкъдим иткән Сергей Нарышкин дума рәисе итеп сайланды. Ул бу вазифага кадәр президент хакимияте башлыгы булып эшләгән иде. Нарышкин өчен 238 депутат тавыш бирде. Думада “Бердәм Русия”дән депутатлар саны нәкъ шул кадәр. Аның урынбасарлары итеп КПРФ-тан Иван Мельников һәм “Бердәм Русия”дән Александр Жуков сайланды.

Думадагы 29 комитетның яртысының җитәкчеләре “Бердәм Русия” вәкилләре. Алар арасында киләсе президент сайлауда Владимир Путинның сайлау алды идарәсе башлыгы Станислав Говорухин да бар. Ул мәдәният комитетына җитәкчелек итәчәк. Калган 14 комитет башлыклары КПРФ, “Гадел Русия” һәм ЛДПР-дан.

Дума утырышы башланыр алдыннан “Ялган исем белән йөрүчеләрне парламентка кертмибез” дип аталган протест чарасында катнашучыларны – 20-дән артык кешене полиция тоткарлады. Бу чара хакимиятләр белән килешенмәгән булган.
XS
SM
MD
LG