Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айнур: “Татарстан президентлары ярдәм итмәде”


Айнур Галимов ярдәмгә мохтаҗ
Айнур Галимов ярдәмгә мохтаҗ

Арча егете Айнур Галимовка катлаулы операция өчен күп акча кирәк. Ул - яшь журналист, “Шәһри Казан” газетасында эшли. Айнурның авыр хәлен белеп шактый кеше ярдәм иткән, ә республика җитәкчелеге битарафлык күрсәткән.


Айнур ярдәм сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итми: Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, элекке республика башлыгы Миңтимер Шәймиевкә, төрле хәйрия вакыфлары, район башлыгы, оешма-ширкәтләр, җырчы Айдар Галимов дисеңме. Тик өметле күренгән җитәкчеләрдән генә уңай җавап килми.

Байлардан һәм түрәләрдән ярдәм булмаган

“Дөресен әйткәндә, бай кешеләрдән бернинди ярдәм булмады, гади халыккына булыша. Рөстәм Миңнехановка, Миңтимер Шәймиевкә, республика хөкүмәтенә язган хатлар сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелеп барды”, дип аптырый Айнур Галимов. Министрлык үз чиратында бернинди төгәл гамәл эшләми.

Республика халкы аның аякка басуын тели

Аның каравы егеткә туганнары, йөргән кызы, дус-танышлар, республика халкы ярдәм итә. Кыйммәтле операция өчен бүген инде ике миллионнан артык акча тупланган.

Айнур язмышына битараф булмаучылар өчен пәрәвездә махсус pomozhem-ajnuru.ru сәхифәсе булдырылган. Анда кемнең күпме акча бирүен, нинди рәвештә ярдәм итү хакында мәгълүматлар бирелгән. Шунда ук Айнур авыр хәлнең ничек килеп чыгуын аңлатып язган. Бу тарих инде күпләргә мәгълүм, телевидение, газет-журналлар аңа игътибарсыз калмады. Ул түбәндәгедән гыйбарәт.



Яман шеш Айнурны йөрмәс итә

1988 елның беренче ноябрендә Арча районы Казанбаш авылында туган Айнур Галимовта хондросаркома, ягъни сөяктәге яман шеш авыруы табалар. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кыскан һәм шул рәвешле аның аяклары хәрәкәтләнми икән. 2009 елда Казанда ясаган операция дә уңай үзгәреш китермәгән, киресенчә, егетнең хәле начарайган, аяклары йөрмәс булган.

“Шеш үзгәрешсез калды, зурлыгы 1х1,5 см. Ул арка миен кысып тора, катлаулы уңайсыз урында урнашкан”, диде Айнур.

Казан урамнарындагы игълан такталарына куелган мәгълүмат
Казан урамнарындагы игълан такталарына куелган мәгълүмат
Русия табиблары төрле сәбәп белән шешне алу операциясенә алынмаган. Айнур чит илнең билгеле хастаханәләренә дә мөрәҗәгать иткән, бары тик Израилдән уңай җавап килгән. Бәясе - 55 мең доллар. Тулы дәвалау курсы өчен сигез-ун миллион сум акча кирәк.

“Минем моның кадәр акча бирерлек бай туганнарым юк шул. Байтак кирәк әле җыярга, менә Германиядән җавап көтәм, анда булыр кебек әйттеләр. Бәясе арзанрак булмасмы”, ди ул.

Егет әле һаман да студент...

Яман шеш 23 яшьлек егетне аяктан екмаган булса, бүген ул дипломлы журналист булырга тиеш иде. Айнур Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультетының татар журналистикасы бүлегендә укыганда инвалид арбасына утырды. Язмыш сынавын ул үзе генә түгел, йөргән кызы, туганнары, дуслары, аның өчен борчылучы кешеләр белән бергә үтә.




Айнурга өмет бирүчеләрнең иң якыны – Лилия

1990 елның 30 декабрендә туган Лилия Габдуллина егете Айнур өчен утны-суны үтәргә әзер икән.

Айнур йөргән кызы Лилия белән
Айнур йөргән кызы Лилия белән
“Казан урамнарында унлап реклам тактасына (щит) игълан куйдырту, фатирларга махсус белдерүләр, журналлардагы хәбәрләр – барысын да йөргән кызның директоры бушлай эшләп бирде”, диде Айнур.

Республика халкы 50 сумнан башлап 50 меңгә кадәр акча күчерә

Әлеге егет турында мәгълүмат таралуга, пәрәвездә: “Ул акчалар Айнурга барып җитмәячәк”, “Бу эшнең мәгънәсен күрмим, дәүләт ярдәм итәргә тиеш!” дип язучылар булды. 2011 елның октябрь аенда 500 мең акча тупланган булса, бүген инде ике миллионнан артык акча җыелу Айнурның аякка басу өметен тагын да арттырган.

Татарстан җитәкчеләре яшь журналистны игътибарсыз калдырса да, халык аңа акча күчерүне дәвам итә. “Айнурга булышыйк!” пәрәвез битендә егет ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен белдергән. Анда кемнең күпме акча күчерүен күреп була. Узган елның 25 ноябрьдә Тәнзилә Лотфрахманова Айнурга 50 мең сум күчергән, Ландыш Камалова 35 мең 140 сум. Болар иң күп акча җибәргән кешеләр, башкалар булдыра алганча биргән, алар анда йөзләгән, һәркайсы үз өлешен кертергә тырышкан.

Айнур Галимовка ярдәм итәргә теләүчеләргә мәгълүмат:

1. Галимов Айнур Раисович
ОАО «АИКБ «Татфондбанк»
кор/счет: 30101810100000000815
БИК 049205815
рас/счет: 42301810900930000989

2. Пластик карта: ОАО“АИКБ“Татфондбанк”:
40817810700001145388

3. яндекс-кошелек: 41001941906758

4. “Билайн” номеры: +7(960) 0319038 (телефонга акча салып була)

Элемтәләр өчен Айнурның телефон номеры: +7(917) 254-2542
XS
SM
MD
LG