Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февраль Мәскәүдә Путинны яклап урам җыены үтәчәк


Президентлыкка намзәт Владимир Путинның сайлауалды штабы һәм Русия халык фронты 23 февраль көнне Мәскәүдә патриотик чара уздырырга хакимияттән рөхсәт сорады. 200 меңләп кеше катнашында Беларус вокзалыннан Тверская урамы буйлап Манеж мәйданына кадәр йөреш планлаштырыла.

Путинның сайлауалды штабы башлыгы урынбасары Алексей Анисимов сүзләренә караганда, “Ватанны саклыйк” шигаре белән үтәчәк әлеге чараны уздыруны Путинның төбәкләрдәге тарафдарлары сораган. Аңа акча Путинның сайлауалды фондыннан тотылачак, диде Анисимов.
XS
SM
MD
LG