Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:55

Без бик еш Русия дәүләте тарафыннан хокукларыбызның бозылуы турында сөйләргә, зарланырга яратабыз. Аларны кайтаруны таләп итү кирәклеге турында сөйләшәбез, язабыз. Әмма хокукларның булганнарын үз файдабызга, татар файдасына кулланабызмы?


Сүзем -ов, -ев, -ин кебек кушымчалар белән ата-бабаларыбызның исемнәрен бозып, мәҗбүри рәвештә кушылган коерыклардан котылу мөмкинлеге турында.

Русия империясе һәм аның дәвамчысы совет системасы кешеләрне генә түгел – аларның исем-фамилияләрен дә, уй-фикерләрен дә бозды, “чукындырды”. Башын аска иеп, бары белән дә ризалашып торганнарны, яисә башкаларга ияргәннәрне менә шулай гарипләтте ул.

Минем нәсел җебемә уралган ата-бабамнарымның исемнәрендә дин кушымтасы бар. Хәйретдин, Шәрәфетдин, Зәйнетдин, Гайнетдиннәрнең фамилияләре бүген авыл буйлап Хайриев, Гайниев, Шарафиев кебек фамилияләрдә таралган. Алар арасында Шәрифнең – Шарипкә, Зарифның – Зарипка әйләнүчеләре дә юк түгел.

Бабам Гарифетдиннең исеме үзебезгә Гарипов буларак тагылган. Гарифетдин гарәпчәдән - укымышлы, динле дип тәрҗемә ителә. Бабам, дөрестән дә, дини дә, белемле дә иде. Узган гасырның барча канкойгыч сугышларын, кулак дип эзәрлекләүләрен үз башыннан кичергән. Әмма буйсынмаган, кешенең кешелеклеген югалту өчен уйлап чыгарылган колхозга да кермәгән, урман эше белән көн күргән.

Тормышның иң авыр чакларында да авырлыклардан куркып төшенкелеккә бирелмәгән, тәмәке-аракыга кагылмаган, диненнән дә язмаган. Әти дә бабамның омтылыш теләкләре белән уртаклаша: шабашкасына да йөри, урманын да кисә, әмма колхозга керми. Мин үзем дә укуны бетерүгә үк совхозда бер көн дә эшләмичә шәһәргә китем. Болары белән горурлансам да, мәктәптә укыганда фамилиямә бәйле яшьтәшләремнең: “Синең бабаң гарип булганмы әллә?” - дип төрттерүләре һәрчак кимсетә иде.

Бүгенге көндә безнең фамилия паспортта элеккечә Гарипов дип түгел – Гариф дип кенә язылган. Ул-кызларым да "гарип" фамилиядән котылды. Сүз белән гамәл арасын узу җиңел түгел. Әмма фамилия алыштырганда бер генә дә куркыр нәрсә дә юк: фамилияне үзгәртеп, гариплектән котылу хәзер, без яшәргә мәҗбүр ителгән Русия кануннары нигезендә эшләнә. Бары тик теләк кенә кирәк.

Бик гади эш бу: үзең яшәгән җирлектәге ЗАГСка барып, фамилияңне үзгәртү турында бланк алып, нинди фамилия йөртергә теләвеңне язасың. Теләсәң сәбәбен аңлатасың, теләмәсәң – юк. Анысы синең хокук-ихтыярыңда. Шуннан соң банкка кереп 100 сум акча күчергәнеңә квитанция алып, икесен бергә тапшырасың.

Гаиләле булсаң мондый кәгазьне тормыш иптәшең дә тутырырга тиеш. Закон таләп иткәнчә, бер айдан да кичектермичә, хатының һәм балаларыңа туу турындагы таныклык бирелә. Таныклык нигезендә яңа паспорт, ә аның нигезендә башка документлар аласың. Фамилия, исем үзгәртү гамәленә ЗАГС хезмәткәрләре дә уңай карашта.Чөнки син түләгән акчаның бер өлеше аларның хезмәт хакына премия буларак әйләнеп кайта.

Без фамилияне 2003 елда алыштырдык. Бу вакытта әле фамилиядәге -овны алу турында канун чыкмаган иде. (Интернетта әгәр сезнең фамилиягез -ов, -ев, -инга бетә икән, без сезне котлыйбыз, “Вы – русский” дигән фикер сөрелә). Бүгенге көндә бу хокук канун тарафыннан ныгытылган. Әмма бу дәүләттә яшәүче кайберәүләрнең башкаларның үзләреннән аерылып торуларын яратмавын искә алсаң, каршы торучылары табылуы да ихтимал. Шул сәбәпле, фамилиябезнең үзенчәлегенә бәйле кызыклы хәтирәләр дә байтак җыелган.

Элегрәк балаларыбыздан еш кына нинди милләттән булуларын сорыйлар иде. Сораучылары арасында мактаучылары да, фамилияне гадәтигә әйләндерергә тырышып, киресенчә сукалаучылар да очрады. Гариф фамилисеннән – Гарифовлар, Гарифуллиннар, Гарифулловлар, тагын әллә нинди уф-пуф-вовлар ясарга тырышучылары да табылды. Балаларым исә: “Юк, алай түгел”, - дип, үзләренекен дәлилләп, үз асыл исемен яклап килде. Шулай итеп, алар миллилектә, татарлыкта чыныгу мәктәбен дә уздылар.

Үземә бәйле бер хәтирә белән уртаклашасы килә. Бер төркем хезмәттәшем белән Мәскәүгә бер айга архивка эшләргә барган идек. Мин шунда эшләүчеләр белән сөйләшәм дә, миңа документларны 3 сәгать эчендә китереп тә бирәләр. Бар проблемаларны хәл итеп торалар. Кирәкле документларны ничек табу мөмкинлеген тәфсилләп аңлаталар (бу сиңа авылың түгел, көтәрсең мәскәүләрдән мондый итагатьлелек). Ә минем белән Казаннан килүчеләр шул ук заказны өч көннән соң гына ала. Тегеләр белән ачуланышып беттеләр. Шуннан миңа бәйләнә башладылар: “Алар сине, фамилияң аркасында яһүдкә санап, үз кешеләре дип кабул итәләр ахры”, дия башладылар. Ә мин ул яһүдләр белән юри акцент белән сөйләшеп, аралашканда үземнең иң яхшы сыйфатларымны гына күрсәттем.

Ә минем фикерем шул – алар минем урыслашмаган фамилиямә төрелгән татарлыгымны хөрмәт итте.

Бүгенге көндә язучылар, журналистлар, җырчылар мәдәният хезмәткәрләренең күбесе үз фамилияләрен -овсыз гына тәкъдим итә. Ләкин тормышта, рәсми документларда алай түгел. Һәрхәлдә, миңа паспортларында койрыксыз фамилияле шәхесләр булуы бик мәгълүм түгел.

Соңгы сүз: 2010-11нче елларда Казакъстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан дәүләтләрендә фамилияләрдәге койрыктан котылу канун рәвешендә ныгытылып, тиз рәвештә аны үзгәртү эшчәнлеге башланды. Таҗикстан президенты беренчеләрдән булып үз фамилиясен үзгәртеп, ата-бабасына булган хөрмәтен күрсәтте, үз халкына үрнәк булды.

Фамилияләребезгә тагылган койрыклар турында бик күп татар зыялысы язды, әмма аларның берсе дә бу койрыктан котылмады. Кызганыч... Исемнәребездә дә татарлыкка омтылу, ким дигәндә татар халкының зыялы катламында, юнәлеш-үсеш алсын иде.

Нурулла Гариф
тарихчы, язучы
Казан

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG