Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Жанаозен-2011" комитеты халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итте


Казакъстанда күптән түгел төзелгән "Жанаозен-2011" исемле хокук яклау комитеты тәртипсезлекләр вакытында кулга алынган оппозиция вәкилләрен һәм журналистларны сәяси тоткыннар дип тануны сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итте.

Бу көннәрдә Казакъстанга килгән Европа парламенты вәкилләре Жанаозендәге вакыйгаларны тикшерүгә катнашырга рөхсәт сорады.

Нефть табу ширкәтләреннән куылган элекке хезмәткләрләр белән иминлек көчләре арасындагы бәрелешләрдә 16 кеше һәлак булды, 100дән артыгы яраланды. Оппозициянең берничә вәкиле кулга алынды.
XS
SM
MD
LG