Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтайда митингта катнашучыны «Бердәм Русия»дән чыгарганнар


Алтай республикасының «Бердәм Русия» партиясе төбәк бүлеге җирле Дәүләт Җыены депутаты Александр Шеферны партиядән чыгарды.

Шефер 4 февральдә «Гадел сайлаулар өчен» митингында катнашкан һәм анда Дума сайлауларының «үтә дә хәрәмләшүләр» белән узуын, шуңа сайланган парламентның канунсыз булуын әйткән.

Шефер әлеге хәлгә ачыклык кертеп, чыгышы алдыннан партия тарафдарлары белән киңәшләшмәвен, ләкин Владимир Путинның президент сайлауларын гадел уздыру һәм «Бердәм Русия»не иреклерәк һәм фикер алышу өчен үтемлерәк итәргә чакыруына нигезләнүен әйтте.
XS
SM
MD
LG