Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстандагы кебек шартлауны Дагыстанда яхшы беләләр"


Тикшерүчеләр шартлау булган урында тикшерү эшләрен алып бара.
Тикшерүчеләр шартлау булган урында тикшерү эшләрен алып бара.

"Азатлык" радиосының Төньяк Кавказ редакциясе хезмәткәре Гаджи Гасанов әйтүенчә, Казан-Яшел Үзән юлында шартлаган машина табылу хәбәре Дагыстандагы хәлләрне хәтерләтә.

Радикал сугышчыларның һәм хокук саклау оешмаларында эшләүчеләрнең шартлатылуы, атып үтерелүе турында хәбәрләр Дагыстаннан еш кына килә. Инде Татарстанда да шундый хәлләрне көтәргәме?

Гаджи Гасанов “Азатлык”ка Дагыстандагы шартлауларның мөмкин сәбәпләре, андый җинаятьләрнең гадәттә мәхкәмәгә барып җитмәве һәм зыян күргән кешеләрнең дөреслек таба алмавы хакында сөйләде.

Бу шартлау Татарстан өчен бер шок булса, Дагыстан өчен яңалык түгел, Махачкалада үзендә дә, башка җирләрләрдә дә, еш кына янган машиналар табалар, эчендә мәетләр була.

Менә берничә генә соңгы хәбәр. 20 майда Унцукуль районында Буйнакски-Аркани арасындагы юлда ВАЗ-21070 «Приора» машинасы шартлаган иде.

1 июльдә Буйнакски-Талга юлыннан ерак түгел ВАЗ-2110 машинасы табыла, аның эчендә дә мәет булуы ачыклана. Беренче мәгълүматларга караганда, автомобильдәге шартлаткыч шартлаган. Күптән түгел Махачкалада бер машина яна, анда да кулдан ясалган шартлаткыч була һәм өч мәет табыла.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып сөйләсәк, гадәттә шартлау урыннарында өч әйбер табыла: кулдан ясалган шартлаткыч, кораллар һәм дини матераллар. Анда сугышчылар булганмы, юкмы, хәзер раслау бик авыр, билгеле.

Бу шартлаулар артында кем тора ала?

– Моңа җавап бирү авыр, Дагыстандагы җинаятьчеләр төрле битлекләр киеп эш итә ала. Әмма экспертлар әйткәнчә, мондый хәлләрне хокук саклау оешмалары үзләре, җинаятьләрдә шикләнгән кешеләрне рәсми төстә дәлилләп җавапка тарта алмагач оештыра. Статистика өчен дә тырышулары мөмкин, бу сер түгел, бу бөтен илдә шулай, сан-дан артыннан куалар шулай. Аларга фәлән җинаять ачу, фәлән кешене кулга алу турында билгеле план куелган булса.

Тагын бер сәбәп: сугышчылар сылтавы белән шартлауларны бай кешеләрдән акча таләп итүче криминал төркемнәр оештырган булырга мөмкин.

Бу эшләр өчен кем булса да җавапка тартылдымы?

– Искә дә төшерә алмыйм. Мәгълүмат юк. Бик күп кеше үтерелде, төрле хәбәрчеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләреннән генә дә 20 кеше шулай һәлак булды. Берсенең дә үтерүчеләре табылды дип әйтеп булмый. Яңа гына "Черновик" дигән бәйсез газет хуҗасы Гадҗимурат Камаловны атып үтергән кеше табылды дип әйтелде, аннан соң бу мәгълүматлар кире кагылды һәм күп очракта шулай була. Минемчә, тиешле җәза бирелмәү җинаятьчелекнең артуына китерә.

Бу хәлләрдән соң Татарстанга да шундый җинаятьләрнең артуын көтәргәме?

– Фаразлау авыр, әмма Дагыстанда андый җинаятьләр арту тенденциясе күзәтелә. Яңа гына Хасавюртта шыгыйлар мәчетенә бәреп кереп, як-якка ата башлаганнар, җиде кеше үлгән. Бу Дагыстан өчен яңалык. Чөнки республикада шыгыйлар бик аз. Хәзер инде Дагыстандагы хәлләр Гыйрак сценарие белән бара дип әйтеп була. Дагыстанда шыгыйларның булганы юк иде, ә менә хәзер кечкенә төркем барлыкка килгән һәм дини төркемнәр арасында низаг бара дигән сүз.

Шартлауларда тыныч халык та зыян күрәме?

– Әйе, андый хәлләр бик күп булды, шартлаган урыннарда үтеп барган хатын-кызлар, балалар да үлде яки яраланды. Мондый хәлләр гадәттә хокук саклау оешмаларында эшләүчеләргә һөҗүмнәр булганда була. Тыныч халыкның үлеме өчен дә бер кем дә җавап биргәнен хәтерләмим.

Дөреслек эзләгән кешеләр нинди дә булса нәтиҗәгә ирешәме?

– 20 майда машинада янып үлгән Магометхан Магометхановның туганнары юлны ябып, аның шартлауларга бернинди катнашы була алмавы, бик тыныч кеше булуы, динне нык тоткан кеше булуы белдергән иде.

Зыян күргән кешеләрнең туганнары урамнарны да яба, тимер юлны яптылар, Махачкалада күптән түгел Киров районы полиция бүлеген кулга ала яздылар. Теге яки бу эшне тикшерергә вәгъдәләр бирелә, кешеләр тарала, әмма ахыр чиктә конкрет нәтиҗә булмый.

Дагыстанда террорга бәйле тагын нинди җинаятьләр кылына?

– Беренче урында шартлаулар һәм кешеләрнең югалуы тора. Гадәттә төнлә хәрби киемдәгеләр килә, алып китәләр, туганнар кая эзләргә белми. Соңыннан аларны полиция яки прокуратурада табалар. Кемнедер җибәрәләр, башкаларны сак астында калдыралар.

Берүк вакытта хокук саклаучыларның үзләренә дә бик күп һөҗүмнәр ясала. Өченче урында - исерткеч эчемлек кибетләрен юк итәләр, әмма моның артында террор түгел, акча таләп итүче бандитлар торырга мөмкин диләр.

Дагыстанда менә шундый тавышсыз-тынсыз ватандашлар сугышы бара.
XS
SM
MD
LG