Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Ростелеком» Youtube тыюны Омскида тикшереп карады


“Ростелеком” дәүләт элемтә операторы канун кабул ителү һәм мәхкәмә карарын көтмичә, Омски төбәгендә Youtube видеохостингын тыйды.

18 сентябрьдә кичке биштә “Ростелеком” абонентлары Youtube-ка керә алмады. Иң элек чикләүне блогерлар һәм порталның актив кулланучылары ачыклады. “Ростелеком”га мөрәҗәгать иткәч, сайтка керү чыннан да чикләнгән икәне билгеле булган, ләкин оператор вәкилләре, монда “Ростелеком”нең гаебе юк дип белдергән.

Соңыннан чыккан рәсми җавапта исә оператор вәкилләре, Youtube видеохостингына керү тыелган видео аркасында чикләнде, дип язган.

19 сентябрьдә “Ростелеком” Youtube-ны кире ачты һәм сайтка керү тыелмады дип белдерде. Интернет кулланучылар, элемтә ширкәте шулай итеп сайтларны тыюны тикшереп карады, ди.
XS
SM
MD
LG