Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Татар халкының асыл улы, 94 яшьлек мәшһүр биюче Хашим Мостаев тормышында истәлекле вакыйга. Сигез ел буена әзерләгән зур күләмле китабын нәшер итүгә иреште ул. Шушы уңайдан Уфаның Мәҗит Гафури йорт-музеенда аны тәкъдим итү кичәсе булып үтте.


Хашим Мостаевның китабы – автобиографик эчтәлекле. Анда үзенең тормыш юлы, сәнгать иҗаты хакында да, хезмәттәшләре турында да җылы истәлекләр бихисап. Җиде йөздән артык биттән торган калын китапта бер меңнән артык тарихи кыйммәткә ия фотосурәтләр дә урын алган. Китапка кергән кайбер истәлекләргә күз салып алыйк.

Башкортстан һөнәри милли бию сәнгате башында татарның өч атаклы улы тора – Фәйзи Гаскәров, Хашим Мостаев һәм Рудольф Нуриев. Шуларның икесе үз исемнәрен тарихта мәңгелеккә язып калдырып, бакыйлыкка күчкән булса, Хашим ага Мостаев, әле дә исән, Аллага шөкер. 94 яшендә дә Фәйзи Гаскәров ансамблендә киңәшче-остаз хезмәтен үти ул.

Хашим Мостаев 1918 елның 11 сентябрендә Башкортстанның Кушнаренко районындагы Казарма исемле татар авылында дөньяга килә. Малайга 2 яшь кенә булганда, аның әти-әнисе Уфага күченеп килә. Кечкенәдән үк биюгә маһир булган Хашим 1934 елда Уфа театр техникумында ачылган балет бүлегенә кабул ителә.

“Ул чакта мин башкорт драма театрында уйный башлаган идем, - дип искә ала ул елларны Хашим ага. - Уфа театр техникумына күренекле мөгаллим-балетмейстер, милләте белән латыш булган Карл Матсон килде. Уфага бөтенләй башка сәнгати югарылык, башкала рухын алып килде ул. Мине дә балет бүлегенә кабул итте атаклы остаз. Шулай итеп, драма театрында уйнау белән бергә, балет мәктәбен дә үттем.
Аны тәмамлагач, 1938 елдан Ленинградтагы хореография училищесында укуымны дәвам иттем. Анда күренекле балет биючесе һәм мөгаллим Константин Сергеев минем биюләрне карагач, бик ошаткан һәм анда кабул итәргә ризалык биргән.

Шулай итеп минем күптәнге хыялым тормышка ашты. Әмма училищены тәмамлауга сугыш аяк чалды. Уфага кайтып, фронтка җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Ул вакыттагы егетләрнең күбесе очучы булырга хыяллана иде бит. Мин дә шул теләгемне әйттем. Безне – сәламәтлеге яхшы булган бер төркем егетләрне Чиләбедәге авиация механиклары хәрби училищесына укырга җибәрделәр. Анда ярты ел эчендә укуны тәмамлагач, Көнбатыш фронтка озаттылар.

Күп михнәтләр чигеп булса да, сугыш яланнарыннан исән кайттым. Дөресрәге кайтардылар. Оборона министры урынбасары фәрманы белән безне – сәнгать кешеләрен туган якларга кайтарырга булганнар. Халыкка сәнгать тә бик кирәк дип аңлаучылар булган ул чакта да”.

Уфага кайткач, Хашим Мостаев һәм тагын бер төркем биючеләр, Башкортстан хөкүмәте кушуы буенча, “Сыңрау торна” һәм “Бакчасарай фонтаны” балетларын сәхнәләштерә. Сугыштан соң Хашим Мостаев янә Ленинградтагы училищега барып укуын уңышлы тәмамлый һәм Киров театрына эшкә чакырыла. Талантлы якташ 20 ел дәвамында иҗат итә анда. Шул дәвердә, Юрий Григорович, Алла Шелест, Наталья Дудинская, Рудольф Нуриев кебек асыл затлар белән бергә бию насыйп була Хашим Мостаевка. Атаклы шәхесләр Сергей Прокофьев, Дмитрий Шостакович, Иннокентий Смоктуновский, Рәшит Бейбут, Мөслим Магомаевлар белән дә иҗади хезмәттәшлек бәхете тия татар егетенә.

1965 елда Уфага әйләнеп кайта Х. Мостаев. Шунда ук эшкә керешә һәм “Кара йөзләр” балетын сәхнәгә куя. 1970 елда атаклы милләттәшебез, мәшһүр хореограф Фәйзи Гаскәров лаеклы ялга киткәч, Хашим Мостаевны аның урынына җаваплы вазифага чакыралар.

- Фәйзи Гаскәров кабатланмас шәхес иде. Аңардан соң шундый данлыклы коллективка җитәкчелеккә алынуга тәвәккәллек итү минем тарафтан зур кыюлык та булган, - дип яза Хашим ага. - Һичсүзсез, Фәйзи Гаскәров – башкорт милли хореографиясенә беренче нигез ташларын салучы.

Менә шушы ансамбльдә Хашим ага Мостаев та иҗат итә, яшьләргә бию нечкәлекләрен өйрәтә, яңа биюләр куя. Советлар берлеге төбәкләре буйлап та, чит илләргә дә гастрольләргә күп алып чыга остаз данлыклы сәнгать коллективын. Ә 1982 елда Хашим Мостаев Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда үзенең аерым балалар балет студиясен ача. “Ләйсән” ансамблендә мөгаллим-балетмейстр булып эшләү дәверендә, шундагы сәхнәгә беренче булып аяк баскан 50 кыз белән малайга осталык дәресләре бирә ул. Соңрак ул балалар Уфа хореография училищесын тәмамлап, Фәйзи Гаскәров ансамблендә, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында, шулай ук чит илләр театрларында эшлиләр.

Хашим ага татарның асыл улы Рудольф Нуриев хакында да һәрчак җылы истәлекләре белән уртаклаша. “Ленинградта Рудик белән бергә эшләү насыйп булды. Икебез дә Уфада үскән кешеләр буларак, һәрчак бергә булдык, дуслыгыбыз көчле иде, - дип искә ала ул елларны Хашим ага. - Аның өчен Уфада берәр балет куярга да исәбем бар иде. Ләкин тормышка ашмады ул ниятем. Театрда Рудольфны бик күтәрергә теләмәүләрен шул чакта ук сизә идем. Мәскәүдәге балет бәйрәмендә соклангыч чыгышыннан соң, аны хәтта Зур театрга эшкә алырга теләгәннәр иде. Ленинградта моны сизеп калгач, Нуриевка игътибарны арттырдылар һәм аңа төп рольләрне дә бирә башладылар. Ләкин аның өчен тагын да күбрәк ирек кирәк булган.

Франциягә иҗат сәфәренә мин дә барган идем. Парижда торып калгач, күпләр аңа дошман итеп карады. Ә мин эчтән генә аның өчен бик шатландым һәм хупладым аның бу адымын. Бу хакта ул чакта кычкырып әйтергә ярамый иде, билгеле. Ни хәл итәсең инде, шундый заманалар иде ул чакта. Рудикка нибары 23 яшь иде һәм ул бернинди сәяси таләпләр куймады. Бары тик алдынгы илләрдә укырга, күпкә өйрәнергә, дөнья күрергә генә теләгән ул. Шулай итеп Париждан Лондонга гастрольләргә без Рудиктан башка гына очтык. Ул чакта Лондон гәзитләре безне Нуриев турындагы мәкаләләр белән каршы алды. Аларның күбесенең исемнәре бер үк иде:”Татар Нуриев, барьерны сикереп чыгып, азатлыкны сайлады”. Дустымны гел сагынып яшәдем. Уңышларына куандым, аны бар дөнья таныды.

Русиянең атаклы балетмейстеры, Советлар берлегенең халык артисты Юрий Григорович белән дуслыгын да сагынып искә төшерә Хашим ага үзенең китабында: “Без аның белән Ленинградта бергә укыдык, Киров театры сәхнәсендә бергә чыгыш ясадык. Ул сәхнәләштергән “Мәхәббәт турында хикәят”, “Таш чәчәк” балетларында биедем. Уфа сәхнәсендә ул куйган “Чамадан тыш саклану” балетында да катнаштым мин аның. Ә бит миңа ул чакта ук 75 яшь иде. Ә 80 яшьлек юбилеема Уфага тагын килеп мине махсус котлады Ю. Григорович”.

Сәхнәдәге беренче партнеры, Башкортстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисткасы Нинель Юлтыева турындагы истәлекләре дә җылы Хашим аганың. Аның 80 яшьлек юбилеена багышлап документаль повесть та язган ул.

Гомумән, Хашим Мостаев бүгенге көндә дә кул кушырып өйдә утыруны өнәми. Үзе тугыз дистә ел буе күргәннәрен, башыннан кичергәннәрен ташка бастырып калдырыруны мәгкуль санап, истәлекләр китабын да язып нәшер итүе шуңа ачык дәлил. Һәр көнне диярлек төрле мәдәни чараларда, концертларда, очрашуларда күрергә була аны. Һаман да кеше арасында йөрүе, көр һәм саф күңелле булуы, беркемгә дә көнләшеп карамавы, ачу-кенә сакламавы да гомерен озайтадыр могтәбәр затның. Күптән инде бакыйлыкка күчкән дусларын, иҗатташларын искә төшереп моңайганда, Хашим ага кулына якын дусты – тальянын ала һәм татар халык көйләрен сыздыра. Җанга якын моңнарыбыз йөз яшен куалаган ил агасына һаман да дәрт-илһам бирә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG