Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журфак студентларыннан Гафуровка ачык хат: “Чын журналистлар тәрбияләнми”


КФУның журналистика һәм социология факультеты студентлары укытучы Искәндәр Ясәвеевне яклап һәм белем бирү сыйфатына канәгатьсезлек белдереп ректор Илшат Гафуровка ачык хат язды. Булачак журналистлар шулай ук “Казан университеты” газетын Ясәвеевка яла ягуда гаепли.

Элегрәк факультет деканы урынбасары Искәндәр Ясәвеев Гафуровка каршы Русия генераль прокуроры Юрий Чайкага хат язган иде. Фәннәр докторы үз мөрәҗәгатендә прокуратураны “Новая газета”дагы "Комплекс кире кайта" дип аталган язманы тикшерергә сораган иде. Язмада КФУ ректоры Илшат Гафуровның 29нчы комплекс җинаять төркеменә катнашы булуы турында әйтелә.

Шуннан соң Ясәвеев декан урынбасары вазифасыннан китте.

Студентлар фикеренчә, укытучы эшеннән әлеге мөрәҗәгать аркасында китергә мәҗбүр булган. Шуңа күрә булачак журналистлар уку йорты сәясәтенә карата борчылу белдерә. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, «Новая газета»дагы материал КФУ укытучылар һәм студентларын да битараф калдырмаган һәм Ясәвеевнең әлеге язманы тикшерүне соравы бернинди канунны да бозмаган.

«Ни өчен университет тормышын кайгыртып йөрүче укытучы эшеннән китергә мәҗбүр булды?», - дип сорый хат авторлары.

Студентлар язганча, КФУ җитәкчелеге журфакта һөнәри максатларга туры килгән чын журналистлар тәрбияләнүен максат итеп куймый.

Мөрәҗәгатькә әлегә 80гә якын кеше кул куйган.

Элегрәк студентлар Татарстан югары мәхкәмәсе каршында Гафуровка каршы пикет уздырган иде.
XS
SM
MD
LG