Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә бер кешелек пикетлар белән оппозиция чаралары дәвам итә


Мәскәүдә оппозициянең бер кешелек пикетлар белән чаралары дәвам итә. Бу пикетта катнашучылар хакимиятләр башка фикердәгеләрне эзәрлекләгәнгә каршылык белдерә.

Бу чара вакытында оппозициянең берничә активисты, шул исәптән Алексей Навальный, Сергей Удальцов, Илья Яшин һәм башкалар да тоткарланды.

Протест белдерүчеләр ФСБ һәм Тикшерү комитеты тирәсендә бер-берсеннән берничә дистә метр җирдә шигар тотып басып тора. Оппозиция вәкилләре белдерүенчә, бер кешелек пикетлар өчен хакимияттән рөхсәт алу кирәкми.

Русия координация шурасының бу чарасы әле күптән түгел генә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләп активистларны тоткарлаганга һәм 6 майда Мәскәүдә Сазлык мәйданындагы бәрелешләрдә гаепләп оппозициядәгеләрне сак астында тотканга үткәрелә.
XS
SM
MD
LG