Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО АКШта президент сайлаудагы җитешсезлекләрен билгеләде


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы АКШта узган сайлаулар “югары ярышу”, фикер төрлелеге һәм югары дәрәҗәдә оештырылу белән аерылып торуын белдерде.

Шул ук вакытта оешманың башлыгы Даан Эвертс сайлаучылар хокуклары, тавышларны санау, финанслауның үтәкүренмәлелеге мәсьәләсе борчу тудыруын әйтте.

Күзәтүчеләр миссиясенең башлыгы белдерүендә АКШтагы сайлау алды гамәлләре шактый катлаулы булуы ассызыклана. Шул ук вакытта оешмага кергән белгечләр барлык штатларда да күзәтүчеләргә тиешле шартлар нигезендә эшләү мөмкинлеге бирелмәвен билгеләде.
XS
SM
MD
LG