Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ нефть һәм газ чыгаруда беренчелеккә үрмәли


Техас штатында "Exxon Mobil" ширкәтенең нефть эшкәртү корылмасы
Техас штатында "Exxon Mobil" ширкәтенең нефть эшкәртү корылмасы

Яңа хисап АКШның өч елдан иң күп табигый газ чыгаручы, биш елдан иң күп нефть чыгаручы илгә әверелүен фаразлый.

Кушма Штатлар газ чыгаруда Русияне 2015 елда, нефть чыгаруда моңарчы беренче булган Русия һәм Согуд Гарәбстанын 2017 елда узып китәчәк. Халыкара энергия идарәсе дөньяга моңарчы күз алдына да китереп булмаган шундый фаразларын чыгарды.

Идарә күзәтүләренә караганда, соңгы елларда АКШның читтән нефть сатып алуы кимегәннән кими бара һәм бу ил 2035 елга тулысынча диярлек үз энергия чыганакларын гына куллану дәрәҗәсенә ирешәчәк.

“Хәзер үз энергия ихтыяҗларының 20 процентын читтән тәэмин итүче Кушма Штатлар үз-үзен тулысынча диярлек тәэмин итүче илгә әверелә — бу читтән нефть кертүче күп кенә башка илләрдә күзәтелгәннең нәкъ киресе”, диелә Халыкара энергия идарәсе хисабында.

Яңа хисап элеккесеннән бик нык аерыла. Моңарчы нефть чыгаруны Русия бераз киметкәннән соң согудләр 2035 елга кадәр беренчелекне бирмәс дип көтелә иде.

АКШтагы бу үзгәрешләр дөньяның башка өлешләренә дә шул исәптән нефть һәм газ чыгаруда алдынгы урыннардагы Русиядә дә нык сизеләчәк.

АКШта яңа технологияләр кулланып җиңел тыгыз нефть ятмаларын үзләштерү һәм сланц табигый газын чыгару илнең икътисадын җанландырып җибәрер, газ һәм электр бәяләренең төшүе АКШ сәнәгатенең көндәшлек мөмкинлекләрен дә арттырыр дип көтелә.

АКШ үз стратегик мәнфәгатьләренең Якын Көнчыгышка һәм нефть чыгаручы башка илләргә бәйле булмавын аңлаганнан соң бу үзгәрешләр шулай ук геополитикада да нык чагылырга мөмкин. Кайбер аналитиклар исәпләвенчә, АКШ Һормуз бугазы ише төп нефть юлларын саклауны инде кирәк тапмас кебек.

2035 елга АКШ энергия алу өчен табигый газны нефть яки күмердән күбрәк кулланачак. Соңгы дүрт елда гына да анда табигый газ чыгару 15 процентка арткан.

Русиядә соңгы ун елда нефть чыгару тотрыклы рәвештә согудләрдәгедән югарырак булып килде. Русиядә нефть чыгару күләме (көненә 10 миллион мичкә) 2020 елда кадәр хәзерге дәрәҗәдә сакланыр, 2035 елга исә көненә тугыз миллион мичкәгә калыр дип фаразлана.

АКШта нефть чыгару нык арту нәтиҗәсендә 2035 елга Якын Көнчыгышта чыгарылучы нефтьнең 90-лап проценты Азия илләренә озатылачак.

Шул ук хисапта Кытай икътисадының нык үсүе, 2015 елга аның энергия чыганаклары сатып алуда АКШны узып китәчәге фаразлана. 2035 елга кадәр Кытайда тулаем җитештерү күләме елына 5,7 процентка арта барыр дип көтелә.

2035 елга җирдә халык санының 1,8 миллиардка артуы нефть ихтыяҗының да ун процентка артуына китерәчәк.

Энергияне саклау технологияләренең ничек кулланылуына бәйле рәвештә 2035 елга дөньяда энергия ихтыяҗы 35-46 процентка артачак.

Европада, АКШта, Кытайда һәм дөньяның башка өлешләрендә нефть куллануны киметү өчен төрле чаралар күрелгән очракта, 2035 елга бер мичкә нефть бәясе 215 доллар, ягъни хәзерге үлчәм белән бәяләгәндә 125 доллар булыр дип көтелә. Әгәр җитәрлек чаралар күрелмәсә, 2035 елга бер мичкә нефть бәясе 250 доллардан артып китәчәк, ягъни хәзерге 145 долларга тиң булачак, диелә.

Яңартыла торган энергия чыганакларын үзләштерү арта баруга карамастан, Халыкара энергия идарәсе гадәти энергия чыганаклары 2035 елда да төп чыганаклар булып калачак дип исәпли.

Шул ук вакытта АКШта моңарчы үзләштерү мөмкин булмаган нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү мөмкинлеге бирүче яңа технологиягә каршы чыгучылар да бар. Гидравлик каеру дип аталган бу технология җир астына югары басым белән ком, су һәм химик матдәләр кудырып җирнең таш катламнарын каерып ачуны күздә тота. Моңа каршы чыгучылар химик матдәләр җир асты суларын, елгаларны, табигый мохитне пычрата һәм җир астындагы табигый фильтрларны боза, ди. Кайбер җирле хакимиятләр, мисал өчен, Пенсильвания штатының Питтсбург шәһәре тирәләре һәм күрше Нью-Йорк яки Мэриленд штатлары инде мондый ысул куллануны тыйды да.
XS
SM
MD
LG