Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия республиканың 94 еллыгын билгели


Рига – Бүген Латвия төп бәйрәмнәренең берсен – Латвия республикасының 94 еллыгын билгели. 1918 елның 18 ноябрендә Латвиянең “бәйсезлек акты” игълан ителгән иде.

Риганың концерт залларында, музей, чиркәүләрдә бәйрәм чаралары үтә.

Һава торышы начар булуга карамастан, башкаланың үзәк мәйданына меңнәрчә кеше җыелган.

Кич белән Азатлык һәйкәле янындагы тантанада Латвия президенты Андрис Берзиньш котлау сүзе әйтә.

Тантата чаралары Латвия гимнын башкару һәм фейрверк белән тәмамлана.
XS
SM
MD
LG