Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:10

Казанда Татар әдәбияты музеен булдыру мәсьәләсе озак еллар дәвамында хәл ителмичә сузылып килә. Милли музей җитәкчелеге бу проблемнан чыгу юлы итеп Островский урамындагы Шәриф Камал музей-фатирын совет заманы, соцреализм чорының татар язучылары музее итеп оештырырга тәкъдим итә. 15 ноябрьдә Шәриф Камал музеенда шушы мәсьәләгә багышланган очрашу үтте.

Татар әдәбияты тарихы музеен булдыру карары инде 2007 елның 16 февралендә ук чыгарылган. Аның рәсми атамасы — “Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның музей-фатирын булдыру”. Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, бу карарны хәзер үзгәртеп булмый, чыгарылган фәрманга нигезләнеп, юрганга карап аякны сузарга туры килә.

“Татар әдәбияты музее турында төрле фикерләр, аның концепциясенең берничә варианты булды. 2008 елда бу уңайдан түгәрәк өстәл дә уздырылган иде. Марсель Әхмәтҗанов концепциясен эшләде. Шәриф Камал музей-фатиры белән чикләнмичә Аккош күлендә зур әдәбият музее ачарга дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.

Гөлчәчәк Нәҗипова

Гөлчәчәк Нәҗипова

Фикерләр күп, ләкин алга китеш юк. Яңа музейлар ачканчы ,булганнарын аякка бастырырга кирәк. Шәриф Камал музее бар, бүген ул авария хәлендә, ябылган. Безгә аны ничек тә эшләтеп җибәрәсе иде. Хөкүмәтне аны төзекләндерүгә этәрергә кирәк, әмма башта концепция кирәк. Шунысын аңларга кирәк, кайчандыр Шәриф Камал яшәгән бәләкәй йортка бөтен татар әдәбиятын сыйдырып бетереп булмый, шуңа булган материалны кулланып нидер майтарып чыгарга кирәк”, ди Гөлчәчәк ханым.

“Бабамның үрнәге яңа концепция уйлап чыгарырга этәрде”

Яңа түгәрәк өстәл уздыру ниятенә язучы Габдрахман Әпсәләмованың оныгы, урыс телендә иҗат итүче Альбина Әпсәләмова сәбәпче булган. Ул күптән түгел Милли музейга эшкә кергән икән һәм Шәриф Камал музей-йортын ничек яңартып булганын сөйләде. Кыска вакыт эчендә ул үзенең концепциясен булдырган, хәзер җәмәгатьчелек хозурына тәкъдим итә, фикерләшергә чакыра.

Альбина Әпсәләмова Татар әдәбияты музее аерым бер чорны алырга тиеш дип саный. Бу совет заманында иҗат итүчеләр, соцреализм чорын гәүдәләндергән музей булса, отышлы булачак дип саный ул.

Альбина Әпсәләмова

Альбина Әпсәләмова

“Соцреализм вакыты күпләрдә зур кызыксыну уята. Минем дә бабам шул вакытта иҗат иткән кеше, аның замандашлары игътибарга лаек. Бабамның шәхси кабинеты мине совет заманындагы татар язучыларының тормышын, яшәешен күрсәтергә кирәк дигән фикергә этәрде.

Экспозицияләрнең темалары төрле: 1920-30нчы елларда татар әдәбияты үсеше, матбугат торышы. Ул вакытта Муса Җәлил түгәрәге эшли, ТАССРда Язучылар берлеге барлыкка килә, шуларның тарихын чагылдырган материаллар байтак. Бу вакытта репрессияләр дә була. Мөһәҗир язучыларыбыз күп. Алар белән таныштырырга кирәк.

Икенче зур тема – сугыш еллары. Фронтта чыккан татар гәзитләре. Бу музейда татар язучыларының иҗат лабораториясен булдырып, кешеләргә күрсәтергә мөмкин. Язучыларның эш кабинетлары нинди булган, кызык бит! Бездә төрле кешеләрнең шәхси әйберләре бар: язучыларның эш өстәле, лампа, каләмнәре, мөһерләре... Төп нөсхәләрдән торган соцреализм вакытында яшәп иҗат иткән татар язучысының эш урынын күрсәтсәк, караучыларда кызыксыну уятырга мөмкин.

Бу музейда 1970-80нче еллар язучылары, аларның иҗатлары – аерым тема.

Кешеләрне кызыктырган тагын бер “формаль” булмаган тема – язучыларның шәхси тормышына кагылышлы экспозиция булачак. Алар гашыйк булган, гаилә корган яраткан кешеләре була, балалары... Киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, язучыларның тормышларын чагылдырган хатлар бар. Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Фатыйх Кәрим, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Гариф Ахунов, Габдрахман Әпсәләмовларның шәхси әйберләре Милли музейда саклана, ләкин күбесе гаилә архивларында кала бирә.

Совет заманы язучыларының иҗтимагый эшчәнлеге, депутатлык, язучылар һәм аларның иҗат каһарманнары дигән аерым экспозицияләр дә каралган концепциядә. Музейда бу почмак – фәлән язучыныкы, бусы - тегесенеке дигән әйбер булмый. Язучыларыбыз аркылы ул чорның тулы картинасын чагылдарасыбыз килә ”, дип сөйләде үз күзаллавын Альбина Әпсәләмова.

Татар әдәбияты музеен оештыручылар биредә медиаүзәк булыр дип көтә, язучыларга бәйле аудио, видео архивны тыңлап, карап булачак диләр. Музей әдәби салон буларак та эшләячәк. Яңа концепция тәкъдим итүчеләр музейда тәрҗемә үзәге булырга тиеш дип саный.

“Үзбәкстан белән Казакъстан - Татарстанга үрнәк”

Гөлчәчәк ханым совет заманы белән бөтен дөньяда кызыксыналар диде. Мисал итеп Казандагы социалистик көнкүреше музеен китереп, монда кеше агымы зур дип билгеләде. “Бу музейга кеше кереп, татар әдәбиятының бер чоры белән танышсын, аһ итсен, китап сатып алсын, укысын. Яшьләрне жәлеп итәрлек булсын иде ул”, дип хыяллана Милли музей мөдире. Читтәге татарлар бу музей белән интернет аша таныша алачак дип әйтелде.

Очрашуда катнашучылар

Очрашуда катнашучылар


Татар әдәбияты музее концепциясе турында фикер алышуда язучылар, галимнәр, артистлар катнашты. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Фоат Галимуллин, Нурмөхәммәт Хисамов, Әлфәт Закирҗанов һәм башкалар бар иде. Китап укымаучы яңа буынны музейга тартып китерү турында хыялланучылар арасында бер генә дә яңа заман вәкиле юк иде. Ә беренче чиратта өлкән буын кешеләренең түгел, ә аларның фикерен тыңлыйсы иде.

Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев түгәрәк өстәлдә бу сөйләшүдә Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре булмауга аптырап чыгыш ясады. Концепция турында фикерләшүне даими алып барырга кирәк дип әйтте. Тәкъдим ителгән концепциягә уңай яки тискәре мөнәсәбәтен белдермәде. Моны дәүләт шурасы утырышында тикшерергә кирәк дигән фикер җиткерде.

Роберт Миңнуллин Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан мисалларын китереп, татар әдәбияты тарихы музее нинди булырга тиешлеге хакында әйтте. “Навои музее бар, Абай музее бар, искиткеч зур бай музейлар! Татар әдәбияты музее зур сарайларда урнашырга тиешле”, диде һәм Альбинага башлангыч эшендә уңышлар теләде.

“Татар әдәбиятын бер чор аша күрсәтеп булмый”

Фикер алышуның икенче якка борып җибәрүче, каршы фикер белән чыгыш ясаучы тел галиме Фоат Галимуллин булды.

Фоат Галимуллин

Фоат Галимуллин

“Совет заманы – татар әдәбияты өчен бик кысан, тар чор. Бу вакытта бернинди дә үсеш турында сүз алып барып булмый. Торгынлык чоры бит ул, татар әдәбиятының хәле дисәгез, бер хәл... Пропаганда вакытында вазгыятьтән чыгып, иҗат ителгән. Мондый музей була икән, ул вакыттагы чынбарлыкны күрсәтергә кирәк. Аннары без татар әдәбияты дигәндә берьюлы Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Габдулла Тукайны күрсәтә алмыйбыз икән, ашыгып мондый музей ясап, ялгышырбыз дип уйлыйм”, диде Фоат әфәнде.

Аның фикерен Ренат Харис та хуплады. “Татар әдәбияты музеен 67 квадрат метрга кертеп булмый. Ерак китәргә кирәкми, күршедә яшәгән чуашларны алыйк. Аларның әдәбият музеенда булганым бар, яратам ул музейны. Керәсең, борынгыдан башлап бүгенге көнгә кадәр барлык язучы, шагыйрьләре белән танышасың. Чыкканда чуаш халкының бөеклегенә инанасың. Ә монда ни булачак? Кунаклар киләчәк, аларны шушы музейга алып керәчәкбез, аларда татарлар шушы совет заманында гына иҗат итә башлаганнар дигән фикер туарга мөмкин”, диде Ренат әфәнде.

Казанда геноцид яки оккупация музеен ачу мөмкинме?

Шунысы кызык, оештыручылар хисләнеп "соцреализм чоры белән бөтен дөньяда барысы да кызыксына" дигәндә, чит илләрдәге музейлар фотоларын күрсәтелде. Мисал итеп, Мажарстанның Будапешт каласындагы Террор музее фотолары тәкъдим ителде, Вильнюстагы КГБ геноциды корбаннары, Таллинн белән Ригадагы Оккупация музейлары күрсәтелде. Бәйсезлек алган, Советлар берлеге афәтеннән котыла алган дәүләтләр соцреализм вакытын бары тик бер яктан – халыкка, милләткә килгән афәт итеп күрсәтә. Ә Казанда совет вакытлары белән җирсүдән интегүчеләр Социалистик көнкүреш музее белән мактана. Һәм, ни үкенеч, моның белән генә чикләнмәскә ошаган.

Очрашуда катнашучылар

Очрашуда катнашучылар


Дөрес, совет заманында да татарча иҗат итү була, миллионлаган тиражлар белән китаплар басыла. Ләкин совет чорының татар әдәбияты дип аерым бер музей оештыру дөресме? Совет заманында тоталитар режим шартларында язмышлары пыран-заран килгән репрессия корбаннарының гына гомум саны 30-40 миллионга кадәр җиткән дигән статистика бар. Бу вакытта татарларның гомерләре тегермәндәге кебек тарттырыла. Нахакка гаепләнеп атып үтерелгән, төрмәләрдә черетелгән татар язучылары, милли зыялылар, руханилары аша милләт фаҗигасен күрсәтә алабызмы бүген? Ихтыяр көчебез җитәме?

Дөрес, бүген кечкенә Шәриф Камал музее бар һәм аны ничек тә булса эшләтеп җибәрергә кирәк, ләкин нинди булырга тиеш ул дигән сорау ачык кала.

Милли музей хезмәткәрләре Шәриф Камал музей-фатирын төзекләндерү өчен берничә дистә миллион акча кирәк дип әйтә. Ләкин хакимият акча салып бирергә ашыкмый.

Кызык факт: бүген Казанда Лев Толстой, Максим Горький, Евгений Баратынский, Владимир Ленин музейлары төзекләндерелә. Аларга акча табылган. Ләкин татарга кагылышлы музейга акча юк. Татар шәхесенә кагылышлы музейга финансларны табу сират күпере аша узуга тиң. Сорый белмиләрме? Әллә хөкүмәтнең татар мирасына карата мөнәсәбәте шундыймы? Ни дисәң дә, безнең йөзек кашы булырдай Тукай музеена капиталь ремонт ясалмады, ике дистәдән артык вакыт узды, ә экспозиция яңартылмый. Кәгазьдән ясалган Казанның XX гасыр башы күренешен авыл әби-бабайларына да карау кызыксыз.

Хөрмәтле укучылар, сезнеңчә Татар әдәбияты музее нинди булырга тиеш? Фикерегезне безнең форумдә әйтегез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG