Бүген Русия тикшерү комитеты Крымски районының элекке башлыгы Василий Крутько, шәһәр идарәсе башлыгы Владимир Улановский, Түбән Бакан авылы идарәсе Ирина Рябченко һәм районның гадәттән тыш хәлләр вакытында ватандашларны яклау һәм алдан кисәтү идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Виктор Ждановка гаепләү белдерде.
Крутько, Улановский һәм Рябченко ялган мәгълүмат таратуда һәм ваемсызлыкта, Жданов ваемсызлык һәм урлашу омтылышында гаепләнә.
Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, бу рәсми кешеләр гадәттән тыш хәл булу ихтималы турында белгән, әмма халыкка алдан хәбәр итү һәм коткару чараларын күрмәгән.
"2012 елның 6-7 июль көннәрендә булган табигать казасы вакытында бу кешеләрнең булачак зыянны киметү өчен берни дә эшләмәүләре 153 кешенең үлеменә, ике кешенең хәбәрсез югалуына, биш кешенең каты яралануына китерде", диелгән тикшерү комитеты белдерүендә.
Крутько, Улановский һәм Рябченко фаҗиганең күләме һәм үзләре күрмәгән чаралар турында ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә. Жданов су басуда зыян күргән йортлар исемлегенә үз өен дә керткән, әмма аның өен су басмаган булган.
Крутько, Улановский һәм Жданов сак астында кала. Рябченко шәһәрдән китмәү турында гариза язган.