Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада иминлек көчләре кораллы җиде кешене үтерүен белдерә


Русия иминлек көчләре Дагыстан башкаласы Махачкаладагы бер йортта хәрби чара үткәреп кораллы төркем әгъзасы булган җиде кешене үтерүләрен белдерде.

Хәрби чара җомга көнне әлеге төркемдәгеләрнең берсе белән атышудан һәм аны үтерүдән башланды диелә.

Шуннан соң төркемдәге калган алты кеше бер бинага кереп качкан һәм иминлек көчләре бинаны чолганышка алып таң алдыннан аларга һөҗүм иткән.

Дагыстан тикшерү комитеты вакыйга урынында кораллар табуын белдерә.

Җомга көнне иминлек көчләре Кызылйурт районының Чонтаул авылында да кораллы бер кешене үтергәнлеген белдерә.
XS
SM
MD
LG