Йөзләгән кеше Непал башкаласы Катмандуда һава аланында хатын-кызны талаган һәм көчләгән кешеләрне җәзага тартуны таләп итеп урам җыены уздырды.
Һава аланында эшләүчеләр Согуд Гарәбстаннан кайткан бер хатын-кызның әйберләрен урлаган, соңыннан аны полиция хезмәткәре көчләгән, дип хәбәр ителә. Бу хәл ноябрь аенда булган, әлеге кешеләр кулга алынган.
Непал Хатын-кызлары комиссиясе хәбәр итүенчә, илдә хатыннарның 15% артыгы үз гомерләрендә җенси эзәрлекләүгә дучар була. 2009 елгы мәгълүматларга караганда, басымга дучар булган хатын-кызларның 69% полиция хезмәткәрләре көчләгән.
Хатын-кызларның бу хәле турында җирле мәгълүмат чаралары язмый һәм сөйләми.