Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә президент сайлауның икенче туры булачак


Милош Земан (с) һәм Карел Шварценберг
Милош Земан (с) һәм Карел Шварценберг
Чехиянең элекке премьер-министры Милош Земан һәм илнең тышкы эшләр министры, Карел Шварценберг икенче турга үтте. Шимбә һәм якшәмбе үткән сайлау нәтиҗәләренә караганда, сайлаучыларның 24,2 проценты Земанга, ә 23,4е Шварценбергка тавышларын биргән. Икенче тур 25-26 гыйнварда булачак.

Чехиядә беренче тапкыр илкүләм сайлау үтә. Элек дәүләт башлыгын парламент сайлый иде. Ике тапкыр биш ел президент булган Вацлав Клаус вазифасыннан китәчәк.
XS
SM
MD
LG