Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау авыл хуҗалыгы академиясе фәнни ачышлар ясый


 Илдус Фатыхов
Илдус Фатыхов

Удмуртия – авыл хуҗалыгында югары уңыш җыеп алу төбәге булып исәпләнми. Әмма солының яңа “Улов” дип аталган сорты бер гектардан 50 центнер уңыш бирүе – югары нәтиҗә. Галимнәр тагын да югары уңыш алырга мөмкин дигән фикердә.

Егерме ел элек авыл хуҗалыгы академиясенең фәнни мәктәбендә солыны ясалма серкәләндерү юлы белән яңа сорт булдыралар. Селекция эше белән милләттәшебез Ижау шәһәренең авыл хуҗалыгы академиясенең фәнни эшләр буенча проректоры, профессор Илдус Фатыхов шөгыльләнде.

Авыл хуҗалыгы академиясенең фәнни мәктәбендә алып барылган эксперимент - солыдан югары уңыш алуга ирешү, аның чираттагы ачышы. Әлеге мәктәпне милләттәшебез Илдус Фатыйхов җитәкли. Ул студентлары һәм аспирантлары белән ясалма серкәләндерү юлы белән солы һәм башка культуралардан югары уңыш алуга иреште.

Яңа сорт дәүләт реестрына кертелгән. “Аны хәзер эксперименталь чәчүлекләрдә генә түгел, барлык хуҗалыклар да куллана ала. Авыл хуҗалыгы академиясендә солының бу сортыннан югары уңыш алу ысуллары – технологиясе дә булдырылды”, диде Илдус Фатыйхов.

Авыл хуҗалыгы академиясендә орлыклар үз вакытында һәм тиешле күләмдә шытып чыгуны тәэмин итү буенча дә эзләнү-тикшеренү эшләре алып барыла. Бу юнәлештә эзләнү эшләре алын баручылар арасында татар милләтеннән дә вәкилләр бар. Аларның берсе - авыл хуҗалыгы академиясе аспиранты Алсу Кубашева. Алсу Ижау шәһәренең татар гимназиясендә белем алган.

Академиянең фәнни мәктәбендә яңа сортлар өстендә эшләүне дәвам итәләр. “Хәзер республикада солының кабыксыз төрләрен дә үрчетәбез. Алар кабыксыз, бодай шикелле. Ал да ботка пешер”, диде Илдус Фатыйхов

Башка өлкәләрдә солының тагын да югары уңышлы сортларын үстерәләр икән. Алар да Удмуртия галимнәренең игътибар үзәгендә. Фәнни мәктәптә бүген ундүрт төрле яңа сортлар үстерәләр. Аларның берсе “тритикале” дип атала.

Удмуртиядә җитен дә зур мәйданнарда үстерелә. Аның да озын сүслесен генә түгел, май бирә торган сортларын да республика кырларына чәчәргә дигән фикердә профессор Илдус Фатыйхов.
XS
SM
MD
LG