Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыңгыз Дагҗы әйберләре Лондоннан Кырымга кайтарылды


Кырымда кырым татар язучысы, егермедән артык роман авторы Чыңгыз Дагҗы истәлегенә музей булачак. Аның шәхси әйберләре Лондоннан Кырымга кайтарылды.

1,5 тонна әйберне кайтартуның матди чыгымнарын Төркиядәге кырым татарлары иҗтимагый оешмасы һәм Әнкарәдә урнашкан “Кырым татарларының мәдәният һәм ярдәмләшү” фонды үз өстенә алган..

Дагҗы 22 сентябрьдә 91 яшендә Лондонда вафат булды. 2 октябрьдә ул Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы, Ялта янындагы Кызылташ авылының иске кырымтатар зиратында җирләнде.

Чыңгыз Дагҗы (Дженгиз Дагджы) 1920 елның 9 мартында Ялта янындагы Гурзуфта туган. Кырымда мәктәпне тәмамлаган. 1937 елда Кырым дәүләт пединститутының тарих факультетына укырга кергән. Аның беренче шигырьләре 1936 елда кырымтатар матбугатында басылган. Пединститутның ике курсын тәмамлагач, Чыңгыз Дагҗы 1940 елда армиягә алына. Сугыш елларында ул әсирлеккә төшә. 1946 елда Лондонда урнаша. Аның егермедән артык романы Лондонда языла, Төркиядә басыла.

«Алар да кеше иде», «Бу җирләр безнеке идеме», «Әниемә хатлар», «Куркыныч еллар», «Йортын югалткан кеше» кебек романнары Кырым һәм кырымтатарлары белән бәйле.
XS
SM
MD
LG